Җырчыларны “фанерасыз” җырлатмакчылар

20 октябрьдә Казанның Камал театры бинасында “Яңа сулыш” җанлы музыка концерты үтәчәк. 13-е әлеге чараны оештыручы “Барс-Медиа” ширкәте журналистлар белән очрашты.

“Яңа сулыш” җанлы музыка концерты Казанда беренче тапкыр 2008 елның февралендә уздырылган иде. Аңа кадәр ни өчен оештырылмавын “Барс-Медиа” ширкәтенең вәкилләре, баш продюссеры Фәрит Таишев, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Венера Ганиева төгәл җавап бирмәде.

Журналистлар белән очрашу исә лирик чигенештән башланып китте. Башлап сүз әйтүче Фәрит Таишев үзенең бала чакта әти-әнисе белән гастрольләргә йөрүен, шунда аларның үз тавышлары белән җырлап йөрүләрен истә калганын сөйләде. “Вакыт үтеп үзе продюссер булгач шул гореф-гадәтләрне дәвам итәргә теләдем”, диде һәм сүз “Яңа сулыш” турында китте.

“Әлеге концерт татар җыр сәнгате традицияләрен кире кайтару. “Барс-Медиа” ширкәте “Яңа сулыш” белән үзен дә, яшь җырчыларны да бер баскычка югары күтәрә!” диде Русиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт мәдәния һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева.

“Төрки халыклар арасында татар эстрадасы югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора”, дип тә өстәде “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Барс-Медиа” группалар компаниясенең баш продюссеры Фәрит Таишев. Ул шулай ук бу ширкәтнең шәхси булуын, үткәргән чараларның күбесе акча эшләүгә юнәлгәнен әйтте. “Яңа сулыш”акча ягыннан алар өчен элегә файдалы булмавын да яшермәде.

Фәрит Таишев

Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, 20 октябрьдә узачак концертта җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина, Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илнар Сәйфиев, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Салават Миңнеханов, Алинә Сәфиуллина, Румия Фәтхетдинова, Ильвина, Илназ Сәфиуллин, ягъни барлыгы 20дән артык популяр һәм яшь башкаручы катнашачак икән.