Русия юстиция министрлыгы элегрәк теркәлгән кайбер дини оешмаларны мәхкамә аша ябтырырга тели. Алар арасында "Казан мөфтияте" дигән бер оешма да бар.
Министрлык вәкиле «Интерфакс»ка, ябылу өчен сәбәп әлеге оешмаларның юстиция министрлыгына озак вакыт канун таләп иткән мәгълүматларны һәм документларны күрсәтмәү булды дип әйткән.
Исемлеккә мөселман, христиан, будда, яһүд дине һәм кайбер секталарның барлыгы 56 дини берләшмәсе кергән.
Министрлык дәгъва белдергән мөселман оешмалар
1. Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте
2. «Русия мәчетләре Берләшмәсе» Диния нәзарәте
3. СССР Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәтенең
Омски мөхтасибәте
4. «Халыкара ислам миссиясе» дини оешмасы
5. Карачай-Чиркәс һәм Ставрополь Диния нәзарәте
6. «Казан мөфтияте» мөселман дини оешмалар берләшмәсе
7. Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Русия ислам университеты
8. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге
Татарстан мөфтияте түгел, "Казан мөфтияте "

«Казан мөфтияте» мөселман дини оешмалар берләшмәсе - Татарстан мөфтияте каршында эшләп килгән аерым бер хәят. Ул Татарстаннан читтәге мөселман мәхәләләрне, мөфтиятләрне, мөхтасибәтләрен туплаган оешма булып тора.
Татарстан Диния нәзарәтенең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, бу оешмага Идел буе төбәкләрендә эшләүче мөселман берләшмәсе кергән. Алар Киров, Ульян өлкәсе, Чуашстан, Мари Эл, Удмуртиянең Татарстан белән чиктәш авыл, районнарында урнашкан.

Идел буе төбәкләрендәге шушы оешмалар «Казан мөфтияте» белән эшләргә теләк белдерә, бу аларга элемтә урнаштыру, юллар, бәйләнешләр ягыннан уңайлырак диелә рәсми документта. Оешма Русия мөфтиләр шурасына да керә.
"Казан мөфтияте" җитәкчесе булып Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаки тора.