Казандагы РНЕ вәкилләренең шикаяте кире кагылды

Татарстан Югары мәхкамәсе Рус милли берлеге (РНЕ) фиркасенең Татарстан бүлеге вәкилләренә карата чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырды. Алар эсктремистлык мәтдәсе белән хөкем ителгән иде.

Югары мәхкамә, Казан Совет районы мәхкамәсенең 6 кешедән 4-сененә карата чыгарган карарын көчендә калдырды.
Мәхкамәнең матбугат хезмәте вәкиле әйткәнчә, шулай итеп Югары мәхкамә Екатерина Мельникова, Евгений Назаров, Александр Павлов һәм Олег Ухванисовның үзләрен гаепсез санап бирелгән кассация шикаятен кире какты.
Ухванисовка бирелгән җәза 3,5 елдан 3 елга кадәр киметелгән. Шулай ук ике кешегә акчалата җаза 100 мен сумнан 50 меңгә кадәр төшерелгән.