Гадәттә Галиәсгарь Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры спектакльләрен кичке 6 да башлый иде. Быел театр җитәкчелеге спектакль башлану вакытына үзгәреш керткән.
Үткән атна азагында Камалның 103 нче тантаналы ачылышы 19 сәгатьтә башланды. Аңа кадәр без сәхнә артында булып артистларның тамашачылар алдына чыгарга әзерләнү мизгелләрен күзәтә алдык. Театрның билгеле артисты Әсхәт Хисмәтов әйтүенчә, озак еллар шушы сәхнәдә кайнасалар да, яңа сезонның беренче киче һаман да дулкынландыра икән. Шуңа да, артистлар барлык хәрәкәтләрне кат-кат кабатладылар. Алар тирәсендә яшь драматург Илгиз Зәйниев тә йөри иде. Ул да, пьессаларымны тамашачы ничек кабул итәр икән
дип борчыла. Яңа сезонда Илгизнең берничә әсәре сәхнәләштереләчәк. Берсе “Люстра”, икенчесе балалар өчен “Бәби” пьессасы.
Гомүмән Камалның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә колак салганда, быел тамашачыларны зур сәхнәдә 6 премьера көтәчәк. Яңа сезонда тагын бер яңалык, театрның директоры Шамил Закиров әйтүенчә, кече залда да спектакльләр куела башлыячак, ди.
Без сәхнә артында йөреп, артистлар, режиссер, директор белән аралашкан арада Камал театры бинасына тамашачылар килә торды. Алар бу вакыйганы көткәннәр булып чыкты, ел саен яңа сезон “Зәңгәр шәл” спектакле белән башланса да, алар әле аннан бик туеп бетмәгәннәр икән.
103 нче сезонның беренче көненнән Камал театрында утырырга урын юк иде. Икенче, өченче көнгә дә буш урыннар аз калды диделәр. Бу халыкның театрга, рухи азыкка сусавын күрсәтә, ди өлкән буын сәнгать әһелләре.
“Яңа сезон, яңа өметләр!”дип язган иде татар газеталары Камал театры сезонын ачканчы. Әлеге театрда киләчәктә дә беренче көнге кебек тулы зал тамашачы булырмы, ансын вакыт күрсәтер. Ә без сезгә, Камаллылар сайтларын яңартканнар, кереп карый аласыз дип адресын күрсәтәбез-www.kamalteatr.ru
Бу үткән атна ахырында булган вакыйга булса, 20 октябрьдә шул ук Камал театры бинасында күптән көтелгән “Яңа сулыш” җанлы музыка концерты узды. Шулай ук, тамашачылар күп килгән, билет бәяләре 350-дән алып 600-гә кадәр булган. Әлеге чарада булган халык, “Хм, бу җырчылар үзләре дә җырлый беләләр икән !” дип канәгать булып кайтып киткәннәр, ди.
“Яңа сулыш”ны оештырган ширкәт вәкилләре әйтүенчә, алар алдагы атналарга инде гадәти формада үтә торган концерт-дискәтүкләрен дәвам итәчәкләр. Башка артистларда буш ятмый, бу көннәрдә, мәсәлән Мубай, 24 октябрьдә “Сары кофта” клубында узачак үз концертына әзерләнә. “Альтернатив җыр сөючеләрне көтеп калабыз!” ди ул, тамашада бары тик җанлы тавыш, җанлы музыка гына булачак дип ышандыра әлеге җырчы да.