Әфган журналисты 20 елга хөкем ителде

Әфган аппеляция мәхкамәсе Исламны хурлауда гаепләнгән журналистка билгеләнгән үлем җәсзасын 20 еллык төрмә җәзасына алмаштырды.

Узган гыйнвар аенда Мазари-Шәриф шәһәр мәхкамәсе 24 яшьлек Пәрвәз Камбахшны үлемгә хөкем иткән иде.

Шәкерт Камбахш Мөхәммәт пәйгамбәр хатын-кызлар хокукларын танымаган диүче Иран мәкаләсен интернеттан алып дусларына тараткан булган.

Көнбатыш илләре, Әфганстан матбугаты һәм хокук яклау төркемнәре аны кулга алып хөкем итүгә каршы чыкты.