Русиядә "Халык нәфрәте көне" үтте

Мәскәү – Русиянең 40-тан артык төбәгендә оппозициядәге һәм социаль юнәлештәге хәрәкәтләр "Халык нәфрәте көне" исемле чара үткәрде.

Чараның төп шигаре – "Хакимиятне җәмгыять контроленә алу". Төп таләпләр арасында – эш хакларын, социаль түләүләрне арттыру, коммуналь хезмәтләргә бәяләрне киметү.

Бу чаралар Мәскәү, Петербур, Новосибирский, Красноярский, Калининград, Перм, Сарытау, Төмән һәм башка шәһәрләрдә үтте.