Казанда үткән XVIII халыкара “Зиланткон” фестивалендә катнашучылар әнә шул фикердә. Үзләре дә бәйсез булып калырга тырыша.
Ленин исемендәге мәдәният сарае Казан үзәгендә түгел. Машиналар әз, юллар бөкеләрсез көнне дә Яңа Савин районындагы бу бинага шәһәр үзәгеннән ким дигәндә 40 минутта гына барып җитергә мөмкин. Русиядә халык бердәмлеге көне бәйрәмендә нәкъ менә шушы Ленин исемен йөрткән сарайда “Зилантон” дип аталган фестиваль төгәлләнде.
Әкәм-төкәм шикелле аркаларына галәмәт зур биштәр аскан, аңа теләгән җирдә ятып ял итә ала торган келәмчеген төреп тыккан яшьләр чараны ябу тантанасы 15 сәгатьтә булуга карамастан көндезге 11 тирәсендә үк тукталышка таба чыгып килә иде. Алар әлеге фестивальдән Орел шәһәренә кайтып китеп бара икән. Узган ел да Казанга килгән булганнар. “Быелгысы күпкә сүлпәнрәк булды”,- диде кәефләре нигәдер кырылган яшьләр. Нәрсәдер сөйләп торуны да кирәк санамады.
Бу фантастика һәм төрле рольләргә кереп уйнау фестиваленең сүзчесе Анастасия Христофорова да килер дип көтелгән төркемнәрнең кайберләренең булмауларын яшермәде. Моның сәбәбен ул Гайдар исемендәге мәдәният сараен төзекләндерү өчен ябаларында күрә. Узган фестивальләр вакытында чаралар әнә шулай ике бинада уза торган булган. Быел исә, мәйдан кимегән. Күрәсең хакимиятләр фестивальнең төп химаячесе дип аталса да, тагын бер бина бирү ягын кирәк санамаган. Әгәр “Бердәм Русия” байраклары җилфердәсә, аның канаты астында узса “Зиланткон” Казандагы иң зур, иң шәп күңел ачу үзәкләренең берсендә узган да булыр иде, мөгаен.
“Зиланткон” фестивале сәясәтләшүне кирәк дип санамый. Шуңа күрә, аңа нинди дә булса ачыктан-ачык теләктәшлек итүче сәяси юнәлеш тә юк. Фестиваль анда катнашучылар һәм аны оештыручылар теләге белән үткәрелә. Шуңа күрә, ул бәйсез иҗтимагый чара булып кала. Минемчә, бүгенге җәмгыятьтә менә шундый бәйсез чаралар бөтенләй юк диярлек”,- ди Анастасия Христофорова.
Кама Тамагы якларында туып-үскән, хәзер Казан дәүләт технология институтында укучы, тулай торакта яшәүче Венера Биляева мин монда икенче бер үз дөньямны таптым, ди. Ул бу чара өчен махсус Эльф костюмы кигән.
“Зилантконның беренче көненә өлгертү өчен дусларым Маша һәм Регина белән бергәләшеп үзебез тектек. Машаның әнисе бераз булышты безгә. Дөресен генә әйткәндә, мин бу фестивальдә беренче тапкыр. Дусларым алып килде. Башта былтыргы фестиваль турында сөйләп кызыксындырдылар. Монда ниндидер дуслык мохиты. Таныш булмаган кеше янына килеп, аның белән җиңел генә сөйләшеп китеп була. Менә шул миңа зур яңалык булды. Безнең яшьләрнең менә шулай ял итә алуы һәм олы кешеләрнең дә булуы мине бик шатландыра. Олы кешеләр үзләренең балачакларын онытмаган. Чөнки монда могҗизалы дөнья- балачак дөньясы кебек”.
Венера фестиваль вакытында “зәвыкъ гасыры”на мөкиббән китүчеләр хуш күргән бал биюләрендә катнашып вальс та әйләнгән. Без аның белән уктан атучылар бәйгесендә таныштык. Әлеге чарага теркәлгән һәркем осталыгы булса кулына җәя һәм ук ала ала.
Венера фикеренә күрә, алга таба бик күп яшүсмер бу хәрәкәтне: әкияти дөньяны, фантастиканы, фэнтезины үз итәчәк. Чөнки үсеп килүчеләр сәясәтләшкән төрле фиркаләрнең чараларын да хуп күрми, ишек төбендә сыра шешәсе күтәреп йөрүчеләр белән дә уртак тел тапмаска тырыша.
Фестиваль вакытында сәхнәләшетерелгән җырлар башкаручылар һәм фантастик әсәрләр язучылар бәйгеләре дә үткәрелде. Аларга махсус бүләкләр дә бирелде. Остаханәләр дә эшли. Фестивальгә килгән һәркем булдыра алса теләсә кайсы чарада, бәйгедә катнаша ала. Быел фестивальдә катнашырга теләгән һәркем иң кимендә 650 сум акча кертергә тиеш булган. Бу үзләре әйтмешли, спартан шартларында- мәдәният йорты идәненә пластик җәймә җәеп шунда төн үткәрү бәясе. Акчаң булса биш йолдызлы “Мираж” отельдә дә кунарга мөмкин.
Оештыручылар бу чарага якындагы чит илләрдән һәм Русиядән 3000-ләп кеше килде дип белдерә. Әкият-фантастика бәйрәмнәре бүгенге көндә Русиянең эре калаларында үтә икән. Фестивальдә генә түгел, чара булмаганда да бу бөтенләй башка бер дөньяны үз итүчеләр аралашып яши.
Казан фестивале “Зиланткон” иң өлкәннәрдән санала. 1-4 ноябрь көннәрендә аның 18-нчесе үтте. Бу чара Татарстан башкаласында үтүгә карамастан, фестивальдә миллилек күзгә чалынмады. Оештыручылар да аны максат итмәүләрен яшермәде. Беряктан караганда татарда да урта һәм узган гасырлар киемнәре, уеннары һәм әкияти дөнья булган бит…