Бу көн уңаеннан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев республика халкына үз котлауларын җиткерде.
Быел аны кабул итүгә 16 ел тулды. Билгеле булганча, Татарстанның төп законы Русиянекеннән бер ел алда – бәхәсләр аша үтеп кабул ителде. Бигрәк тә конституциянең 14-нче маддәсе – Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү турында нигезнамә төрле каршылыклы фикерләр аша узды. Хәзер бу мәсьәләнең ел ярым элек Русия һәм Татарстан арасында имзаланган, вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә ярдәмендә чишелү ихтималы күпкә зуррак дип бәяләнә.
Билгеле булганча, анда кеше хокуклары, ирекләре һәм бурычлары, административ-территориаль корылыш, дәүләт хакимиятен оештыру, җирле үзидарә, дәүләт символлары һәм Татарстан башкаласы, аның констиуциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе турындагы бүлекләр бар.
Бу көн уңаеннан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев республика халкына үз котлауларын җиткерде. Аның мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: “Республикабыз конституциясе тарихи борылыш чорында кабул ителде. Ул күпмилләтле Татарстан халкының тынычлыкка һәм тигезлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдырды.
Республиканың конституциячел хокукында Татарстанның дәрәҗәсе һәрвакыт принципиаль мәгънәгә ия. Бүген республика Русия белән шартнамә нигезендә корылган, федераль закон тарафыннан беркетелгән мөнәсәбәтләргә таянып, илнең дәүләтчелеген үстерүгә мөһим өлеш кертә, илнең бердәмлеген һәм куәтен ныгыта”, диелә мөрәҗәгатьтә.