АКШның яңа сайланган президенты Барак Обама, бүген сайлаулардан соң беренче тапкыр президент Джордж Буш белән Ак Йортта очраша.
Джордж Буш, президент сайлавына әле бер атна узмастан, яңа сайланган Барак Обаманы Ак йортка чакырырга булды.
Гадәттә яңа сайланган президентны Ак Йортка чыкыру, вәкаләтләрне тапшыру тантанасын аңлатса да, моның өчен әлегә иртәрәк. Буш яңа президентны Ак Йортка алданрак чакыруынын сәбәбен, радио аша халыкка ясаган чыгышында болай аңлатты:
“Мин Обаманы сайлауда җиңү белән котлаганда, Ак Йортка күчү вакытында аңа тулысынча хезмәттәшлек күрсәтәчәгемне вагъдә идем. Чөнки минем хәзерге вакытта иң зур бурычым - Ак Йортка күчеш процессында Обамага ярдәм итү. Илдә икътисади проблемалар бар һәм бу киеренкелек яңа президентның үз вазифаларына урнашуын көтеп тормыячак. Бу Америка тарихында соңгы 40 елда туры килгән беренче очрак, президентлыкка күчү сугыш вакытына туры килә. Экстримизм белән көрәш дәвам иткәндә, дошман иң зәгыйф вакытыбызда безгә зыян кертү өчен форсат көтеп тота”, диде Буш.
Шулай итеп, Буш сугыш һәм икътисади кризис вакытында бу эшне озакка сузмаска дигән карашта.
Обамада бу вәзгыятьне аңлаган булса кирәк, ул да шимбә көнне радио аша ясаган чыгышында, такымы һәм үзеннең кыска вакытта эшкә керешергә әзер булуын белдерде.
"Бер җирдә ике президент була алмый, хәзерге вакытта безнең җитәкчебез Джордж Буш. Ләкин 20 гыйнварда мин үз вазифама тулысынча керешер алдыннан, Ак Йортта бар эшне дә үз җаена салырга җыенам”, диде ул.
Буш белән Обама дүшәмбедә Казан вакыты белән сәгать кичке 10-да очраша.
Очрашу, күчеш вакытында тулы хезмәттәшлекне булдыруны максат итеп куйса да, Буш белән Обама арасындагы сәяси аермалыкларны туктата алмый.
Обаманың күчеш такымы башлыгы Джон Подеста, АКШ матбугат чаралары каршында ясаган чыгышында, Обама күчеш процессында Буш хакимияте вакытында алынган какйсыбер карарларны үзгәртүе ихтима дип белдерә.
Элекке президент Билл Клинтон вакытында хакимияттә штаб башлыгы булган Подеста, Буш хакимияте вакытында дәүләтнең кайсыбер проектларга акчабирүне туктаткан иде, Обама хәзер бу проектләргә дәүләт игъанәсен яңадан башлатуы ихтимал ди.
Шуннан кала, илдәге нефть өлкәсендәге проектлар да үзгәрә алыр. Обама, тирә-юнь саклаучыларының илнең кайбер штатларында нефть чыгару проектларын тәнкъыйтләвен яклаган иде.
Обама такымы, Ак Йорт хакимиятеннең Буш вазифадан китәр алдыннан кертергә теләгән ашыгыч зур карарларын да күзәтә