Медведев Куба белән сәүдәне арттырырга чакыра

Русия президенты Дмитрий Медведев Русия белән Куба арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне арттыру кирәк, дип белдерде. Медведев бүген Куба тышкы эшләр министры Филипе Перес Роке белән очрашты.

Роке Медведевка зилзиләдән соң ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм Кубага рәсми сәфәргә чакырды.