АКШ Дәүләт Департаментының дипломаты Вилльям Бернс, бүген Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Бу Грузия һәм Русия хәрби низагыннан соң АКШтан дәрәҗәле дипломатның беренче килүе булды. АКШ һәм Русия рәсмиләре Грузия белән низаг нәтиҗәләре, Иран атом программасы, АКШның Европада ракеталардан саклану системаларын урнаштыру планнарына Русиянең мөнәсәбәте кебек мәсьәләләрне тикшеде.