Русия президенты Дмитрий Медведев, вакытыннан алда эштән китәгә җыенмавын белдерде.
“Фигаро” газетасына Медведев, вазифада 4 ел торачагын хәбәр итте. Президентлыкны 6 елга кадәр озайту турындагы конституциягә кертелергә тиешле төзәтмә, киләсе сайлаулардан соң гына гамәлгә керәчәк, дип аңлаткан Русия президенты.
Халыкара мәсьәләләргә кагылганда, Медведев Русиянең АКШның ракеталардан саклану системаларын урнаштыруга каршы булуын яңадан кабатлады.
Ул шулай ук АКШның яңа прзиденты белән хезмәттәшлек урнаштырылуына өметен белдерде һәм аның белән очрашырга килешүе турында хәбәр итте.