Бәгъдад - Гыйрак дәүләт сүзчесе, озак вакыт ачыклануы көтелгән вилаять сайлавын, 31 гыйнварга билгеләнгәнен белдерде. Associated Press хәбәр агентлыгы белдерүенчә, дәүләт сүзчесе Гали әл-Даббагъ сайлау көне бүген үз кабинетында белгеләнүен әйткән. Бу беренче 2005 елда булган вилаять сайлавыннан соң, Гыйрактагы икенче вилаять сайлавы булачак. Әлеге белдерү Гыйрак парламентының 24 ноябрьдә узачак АКШ-Гыйрак иминлек килешүе алдыннан игълан ителде. Анда АКШ хәрбиләренә Гыйракта тагын 3 ел калу мөмкинчелеге биреләчәк дип көтелә.