Мәскәү хакимияте, кайбер НАТО илләренә Әфганстанга хәрби кирәк-яраклар җибәрү өчен Русия тимерьюлың кулланырга рөхсәт итте.
НАТО рәсмиләре, Русия - Германия арасында имзаланган килешүне, Грузия низагы сәбәпле үзелгән НАТО - Русия мөнәсәбәтләрен җанландыруда уңай адым буларак бәяли. Чөнки бу Русия белән берлек арасында 3 айдан соң якынаюда беренче зур адым булып тора. Русия бу килешү белән беренче тапкыр НАТО әгъза иленә үз тимерьюлларын кулланырга рөхсәт итте.
Русия тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан 20 ноябрьда ясалган белдерүдә, Русия НАТОга әгъза илләр белән мөнәсәбәтне арттырырга теләве язылган. Ләкин әлеге килешү гомум алганда берлек белән түгел, ә аңа әгъза илләр белән аерым имзалануы игътибарны җәлеп итә.
Әлеге карар асылда апрель аенда Будапештта узган НАТО җыенында каралган иде. Ләкин аның гамәлгә ашуы өчен әле шартлар әзерләнмәгән, НАТО сүзчесе Кармен Ромеро бу хакта болай белдерә:
"Әфганстандагы НАТО көчләрен кирәк-яраклар белән тәэмин иткәндә Русия тимерьюлын куллану турында без Русия белән килешү имзаладык. Ләкин аның гамәлгә ашуы өчен шулай ук Үзәк Азия илләре белән дә килешү шарт. Хәзер бу хакта безнең сөйләшүләр дәвам итә", диде.
Моннан элек НАТОга беректәш илләр белән Әфганстан арасында һава юлын куллану турында уңай адымнар булган иде. Ләкин икеле килешүне берлек буларак хәл итү мәсьәләсендә Мәскәү белән килешү әле дәвам итә.
НАТО сүзчесе Ромеро, килешү алдында торган кайбер проблемаларны аңлатты:
“26 илнең барсы белән бер ук вакытта килешү төзү, ике ил арасында килешү төзүгә караганда катлаулырак. Шуның өчен Франция, Германия кебек берлектәге әгъза илләр башта Русия белән үз башларына килешү төзесәләр, безнең максат Русия белән бу хакта уртак килешүгә эрешү.
Чөнки соңгы көннәрдә Әфганстанга барган ярдәмең илгә төньяк чигеннән кертү НАТО өчен бик мөһим. Хәзергә кадәр Әфганстанга җибәрелгән ярдәмнәрнең 75 % диярлек гадәттә Пакыстан аша җибәрелә иде. Ләкин чик буендагы бәрелешләр һәм иминлекнең булмавы, НАТОның бу эшен шактый тоткарлый. Шуңа Әфганстанга иминрәк юллар табу, Әфганстандагы НАТО көчләрен ярдәм белән тәэмин итү өчен бик керәк”, диде Ромеро.