БТКның Чаллы бүлегенә яңа рәис билгеләнде

Фәүзия Бәйрәмова һәм Вахит Имамов

21 ноябрьдә узган хисап-сайлау җыелышында БТКның Чаллы бүлеге рәисе итеп Шамил Закиров сайланды.
Моңарчы бөтендөнья татар конгрессын Чаллы бүлеген озак еллар Габделхәй Сәмигуллин җитәкләде. Ул Гали Акыш исемендәге лицей директоры. Рәислектән киткәнче Габделхәй Сәмигуллин соңгы елларда башкарылган эшләрне санады. Яңа рәис Шамил Закиров белән эшләү өчен 11 кешелек бюро сайланды. 160 артык делегат чыгышларны күп тыңлады. Шулай да, БТК башкарма комитеты әгьзасы Фәүзия Бәйрәмова сүзләренә игьтибар зур булды.

Габделхәй Сәмигуллин чыгыш ясый
“Чаллы милли рухлы шәһәр. Ләкин Русиядәге чигенү процессы безгә дә керде. Милли мәктәпләр буенча күз буяу, алдау бара. Татар мәктәпләрендә татар теле генә татарча укытыла. Бу кызганыч. Үзебезне-үзебез алдаудан туктыйк. Милләт өчен көрәш сызыгы мәктәпләр аша уза. БТКның беренче эше – татар мәктәбе белән эшләү. Җырлап, биеп йөреп мәктәпләрне суга салмыйк. Җырлап-биючеләр конгресстан башка да җитәрлек. БТК барлык милли хәрәкәт белән дә эшли белергә тиеш. Милли хәрәкәтнең бар тармагы да кирәк”, диде Фәүзия Бәйрәмова.