Алексий II үлеменнән соң Рус православ чиркәвен җитәкләргә мөмкин 4 намзәт карала. Тик мәктәпләрне православлаштыру сәясәтеннән чигенү көтелми
Соңгы елларда каты авырган, берничә йөрәк өянәге кичергән Рус православ чиркәве башлыгы, патриарх Алексий II җомга иртәсендә үзенең Переделкино утырмасында вафат итте. Ул бу якшәмбе, 7 декабрьдә җирләнер дип көтелә.
Аның үлеме сәбәпле Русия президенты Дмитрий Медведев Италия сәфәреннән баш тартты.
Яңа җитәкче ничек сайлана?
Алексийның үлеменнән соң бу җаваплы вазыйфаны кем алачагы турында фикер белдерүләр дә башланып китте. Хәер патриархның сәламәтлеге начар булу сәбәпле мондый фаразларны элегрәк тә ишетергә туры килгән иде инде.
Киләчәктә Рус православ чиркәвенең сәясәте үзгәрә аламы? Алексий күп кенә ата-аналарның һәм балаларның ризасызлыгына сәбәп булган мәктәпләрдә православие дәресләре бирә башлауның ныклы тарафдары да иде.
Хәзер низамнамә нигезендә Рус православ чиркәвенең әрхәрәй җыеннары арасында эшне алып баручы Изге Синоды гадәттән тыш киңәшмәгә җыелып Синод әгъзалары арасыннан патриарх урынын багучыны, ягъни вазыйфаларын башкаручыны сайларга тиеш.
Шуннан соң низамнамә нигезендә ярты елга кадәр вакыт эчендә урынны багучы һәм Изге Синод Мәскәү һәм бөтен Русия патриархын сайлау өчен Православ чиркәүнең олы җыенын җыярга тиеш.
ХХ гасыр тәҗрибәсенә караганда, патриарх Тихон олы җыенда расланган 3 намзәт арасыннан җирәбә аша сайланган. Совет чорында исә патриархларны хөкүмәт раслаган бер генә намзәт арасыннан тавыш бирү аша вазыйфага китерә торган булганнар.
Алексий II 1990 елда олы җыенда яшерен тавыш бирү аша сайланды.
Яңа патриарх олы җыенда сайланудан соң берничә көннән тантаналы рәвештә вазыйфага керешә.
Күзәтүчеләр 4 намзәт күрә
Күзәтүчеләр бу вазыйфага 4 мөмкин намзәтне күрә: Беларуссиядәге православ чиркәвне җитәкләүче, Минский һәм Слуцкий митрополиты Филарет, Рус православ чиркәве Изге Синодының изгеләштерү комиссиясе рәисе, Крутицкий һәм Коломенский митрополиты Ювеналий, Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү бәйләнешләре бүлеге рәисе, Смоленский һәм Калининград митрополиты Кирилл һәм Мәскәү патриархиясе эшләрен алып баручы, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент.
Дүртесе дә Изге Синодның даими әгъзалары.
Соңгы икесе Кирилл белән Климентның Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы булу мөмкинлекләре аеруча зур санала.
Күзәтүчеләр әйтүенчә, Кирилл белән Климент арасында ниндидер каршылык та бар.
Берничә ел элек Алексийны II-не Латвия һәм Азәрбәйҗанга Чиркәүнең тышкы бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Кирилл түгел, ә Климент озата баруы киңкүләм мәгълумат чараларында шундый фаразларга китергән иде.
Митрополит Климент киңкүләм мәглумат чараларында бик күренмәсә, Кирилл исә Рус православ чиркәвендә еш кына "икенче кеше" саналды һәм аның эшчәнлеге, чыгышлары киңкүләм мәгълумат чараларында Алексийныкыннан да күбрәк яктыртылды.
Шулай да Рус чиркәве башлыгы итеп күзәтүчеләр һәм киңкүләм мәгълумат чаралары тарафыннан бик еш телгә алынмаучы, әмма чиркәү әһелләре арасында абруйлары шактый зур булган митрополитлар Филарет яки Ювеналийның сайлануы да бик мөмкин эш.
Тик җитәкчелеккә кем генә килмәсен, чиркәүнең мәктәпләргә үтеп керү сәясәтендә йомшару яки кире чигенү күренмәс кебек.