Париж кибетендә шартлаткычны "Әфган фронты" куйган

Франция полициясе хәбәр итүенчә Париж үзәгендәге зур кибеттә динамит таяклары табылган, 5 катлы кибеттән кешеләр чыгарылган. Таяклар эчендә шартлаткыч булмаган.

Кибеткә шартлаткыч куелуы турында "Франс Пресс" агентлыгына элек билгесез "Әфган Инкыйлап Фронтыннан" хат килгән булган. Хатта Әфганстаннан Франция гаскәрләрен чыгару таләбе бар.