Казандагы 24 балалар бакчасы тәрбиячеләре әти-әниләрнең дә татарча сөйләшүен тели.
Казанда кайбер татар балалар бакчаларында да урысча яңа ел бәйрәмнәре ясалган. Катнаш бакча яки мәктәпләр турында сүз дә юк. Гомумән туган телдә бәйрәмнәр аз уза хәзер. Ник? Балаларның әти-әниләре татар теле белән аз кызыксына.
Ә менә Казан үзәгендәге Вахитов районында урнашкан 24нче бакчада Яңа ел бәйрәме татарча оештырылган. Шуңа күрә балалар аңа татарча шигырьләр өйрәнеп әзерләнгән. Адел, Лилия һәм Карина кебек исемле балалар хәбәрчегә тырыша-тырыша шул осталыкларын күрсәтте.
Тик аларны татарчага өйрәтү алай ук кулай эш түгел икән. Тәрбияче Айгәл Сәмигуллина: “Без алар белән татарча гына сөйләшәбез. Әбиләре дә татарча белә. Ә менә ата-аналары татарча белсә дә, татарча сөйләшми”, дип зарлана.
Шулай ук якында торучы берничә урыс гаиләсе дә баласын шунда йөретә. Катнаш никахлы гаиләләр дә кечкенә, җылы, мәрхәмәтле мохитлы бакчаны үз итә икән. Аларны татарча сөйләшергә кирәк, дип кисәтү дә өркетмәгән. Шул ук урыстелле балалар башкаларны урысча сөйләшергә дә этәрә.
Урыстелле татар, урыс, катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән Яңа ел бәйрәменә музыка укытучысы Гүзәлия Минһаҗ татарча программа әзерләгән. "Тәрбиячеләр дә татарча матур сөйләшә бездә. Татар бакчасы булгач, өйрәтәбез, дидек. Кайбер балалар кечкенә әле яки белми, алар гына ятлый алмады. Тик күбесе татарча аңлый, сүзләрне дә тиз ятладылар”, ди ул.
Шушы ук бакчага кайбер тәрбиячеләрнең үз балалары да йөри. Аларның балалары өйдә дә татарча сөйләшкәч, “чәтердәтеп” татарча җавап бирә. Гүзәлия ханым балалары Аяз һәм Дилия Минһаҗлар да шундыйлардан. Бу яктан аларның өстенлеге дә бар: әтиләре Рәшит Минһаҗ әдәби телгә дә өйрәткән. Әмма һәр балага да андый милли җанлы тәрбияче яки журналист әни-әти тәтеми, шул.