Газ киткән, ләкин... килмәгән. Янә бәхәс

Суджа станциясе, Украинага 200 км

Сишәмбедә Газпром Европага газ җибәрә башлавын хәбәр итте. Әммә берничә сәгатьтән аның Украина аша үтмәвен белдерде. Тарафлар янә бер-берсен гаепли.
Атна буе барган бәхәстән соң, дүшәмбедә Брюссельдә яңартылып имзаланган килешү нигезендә, Русиянең Газпром ширкәте сишәмбе иртәнге сәгать 10-да Европа илләре өчен газ җибәрә башлавын игълан итте.

Павлов исемле баш диспетчерның Суджа станциясенә газ җибәрә башларга күрсәтмә бирүен Русия телевидениесе туры эфирда күрсәтте. Сәгатенә 3 миллион, тәүлегенә 76 миллион кубик метр күләмендәге бу газ Балкан илләре, Төркия һәм Молдова өчен диелде.

Әммә берничә сәгатьтән Газпром вәкилләре газның Украина аша үтмәвен хәбәр итте. Бу хәбәрне бераздан Европа күзәтүчеләре дә раслады. "Русиядәге күзәтүчеләребез мәгълүматына күрә газ агымы бик аз йә юк дәрәҗәсендә. – диде Европкомиссия сүзчесе Пиа Аренкилде. – Сәбәбен әлегә аңлата алмыйбыз, ләкин бу бик җитди вазгыят, тиз арада төзәтелергә тиеш."

Газпром: Украина гаепле

"Җитди вазгыят" көн дәверендә төзәтелмәде. Газпром рәсмие Алексей Федоров Суджа станциясендәге журналистларга моның өчен Украина ягы гаепле дип аңлатты: "Газ тукталды, чөнки Украина ягы газны алып аны Европага озату эшен оештыра алмады. Кабатлап әйтәм, газны Газпром япмады, газны Украина кабул итми."

Украинаның Нафтогаз ширкәте башлыгы Олег Дубина Газпром Суджа станциясе аша җибәргән 76 миллион кубик метр газны кабул итә алмавын Интерфакс агентлыгына болай аңлатты: "Бу газны кабул итсәк, безнең берничә өлкә газсыз кала иде, без моңа бара алмыйбыз", - диде ул.

Дубина сүзләренчә, алар Газпромга газны Суджа түгел, ә гадәттәгечә, Писаревка һәм Валуйки станцияләре аша җибәрергә сораган.

Киев: бу Мәскәүнең провакациясе

Украина президентының энергетика иминлеге мәсьәләсендә киңәшчесе Богдан Соколовский, Балкан илләре өчен газны Курский өлкәсендәге Суджа станциясе аша җибәрүне Русиянең махсус оештырылган провакациясе дип атады.

Курский өлкәсендәге Суджадан Одесса өлкәсендәге Орловка станциясенә газны урау юл белән куарга кирәк, бу очракта Украинаның Донецкий һәм Луганский өлкәләре газсыз кала. Русия моны яхшы белә, ләкин Украинага яңа гаепләүләр белдерү өчен махсус эшли диде, ул Интерфакс-Украина агентлыгына.

Соколовский сүзләренчә, газ килү туктаганнан соң, Украинаның газ системы автоном режимга күчерелгән һәм газны андый урау юллардан куа алымй. Алай да, Украина рәсмиләре бу вазгыятне ничек тә булса хәл итергә вәгъдә итә.

Ни өчен Суджа аша?

Сишәмбе кичендә Газпром башлыгы урынбасары Александр Медведев, матбугат очрашуы үткәреп, газны чит илгә куу өчен Суджа үткәргече иң кулай, шуңа без аны кулландык һәм, гомумән, газны кайсы юлдан җибәрү ул Украинанң эше тугел, дип белдерде.

Кайбер белгечләр бу озакка сузылган газ бәхәсен Мәскәүнең Украина газ системын, Беларусныкын шикелле, үз контроленә алырга теләве белән дә аңлата. Күптән түгел Русия премьер-министры Владимир Путин да аны озак вакытка арендага алу тәкъдимен әйткән иде.

Сишәмбедә Путин Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозуга шалтыратып, газны Украина аркасында Европага җибәрә алмавы өчен гафу үтенде.