Украина белән бәхәсен чишү максатында Русия шимбә көнне Мәскәүдә газ җыены үткәрә. Анда Русиядән газ алучы һәм транзит итүче илләр чакырылган.
Мәскәү белән Киев арасындагы бәхәстә күп нәрсә әлегәчә билгесез булып кала. Бер нәрсәне генә төгәл әйтеп була: Русия газы Европага бу атнада инде барып җитмиячәк. Киләсе атнада барырмы, монысы да әлегә сорау булып кала һәм күпмедер дәрәҗәдә шимбә көнне Мәскәүдә үтәчәк җыенга бәйле.
Газ мәсьәләсенә багышланган җыенны үткәрү тәкъдимен чәршәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведев ясады: "Шимбә 17 гыйнвар көнне Мәскәүдә Русиядән газ алучы һәм аны транзит итүче илләрнең саммитын җыярга чакырам."
Медведевның сүзчесе әйтүенчә, чакырулар Русиядән газ алучы һәм аны транзит итүче бар илләрнең дә җитәкчеләренә җибәрелгән.
Пәнҗешәмбедә Европа Берлеге Мәскәүгә үзенең вәкилләрен җибәрәчәген хәбәр итте. Украина рәсмиләре бу җыенда катнашырмы, әлегә билгесез.
"Кабаланмыйча сөйләшә алабыз"
Чәршәмбедә Украина премьер-министры Юлия Тимошенко андый җыен Мәскәүдә йә Киевта үтергә тиеш түгел дигән фикер әйтте: "Мондый саммит бәхәстә катнашкан илнең берсендә түгел, ә Европаның берәр башкаласында үтергә тиеш."
Украина президенты Виктор Ющенко да җыенның Мәскәүдә үтүенә каршылык белдерде.
Шул ук вакытта Тимошенко шимбә көнне Мәскәүдә Русия премьер-министры Владимир Путин белән икеяклы очрашу үткәрергә ризылык биргән. Бу турыда алар чәршәмбедә телефон аша сөйләшеп килешкән.
Путинның сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, бу сөйләшү вакытында тарафлар бер-берсенә карашларын җиткергән. Путин, Украинаның Русия газын үткәрмәү өчен нигезе юк, дигән. Тимошенко газны үткәрү өчен кирәкле шартларны атаган.
Тимошенко сүзләренә караганда, Украинаның газ байлыклары аңа Русия белән сөйләшүләрне кабаланмыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Бу хакта ул төбәк җитәкчеләре белән киңәшмә вакытында әйткән.
Итар-Тасс агентлыгы Тимошенконың "безнең сакланмаларда 17 миллиард кубик метр газ бар, ул тулысынча түләнгән, бу безгә сөйләшүләрне кабаланмыйча алып барырга мөмкинлек бирә" дигән сүзләрен китерә.
"Бу сәяси мәсьәлә"
Ул арада Путин саммитка кадәр, җомга көнне Берлинга барып алман канцлеры Ангела Меркель белән очрашырга җыена.
Пәнҗешәмбедә Британия премьеры Гордон Браун белән үткәргән матбугат очрашуында Меркель газ мәсьәләсенә дә кагылды: "Германиягә килгәндә, безнең Русия белән озын мөддәтле килешүләр бар. Шуңа күрә без башка юк элзи алмыйбыз. Ләкин Русиянең ышанычны югалту куркынычы бар. Бу турыда мин Русия премьеры Владимир Путинга да әйтәчәкмен."
Русия рәсмиләре бу газ бәхәсендә бер сәясәт тә юк, бу бары тик икътисад мәсьәләсе дип килә. Германия канцлеры башкача карый: "Соңгы вакытта техник проблем дип аталган әйбер, минемчә, чишелмәгән сәяси мәсьәләләр нәтиҗәсе. Шуңа күрә без Украина һәм Русияне үз-ара бәхәсләрен хәл итергә чакырабыз. Аларның чишелмәгән сәяси мәсьәләләре аркасында Европа илләре зыян күрергә тиеш түгел."
Сәфәр алдыннан алман телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Владимир Путин халыкара консорциум төзергә тәкъдим итте, һәм әгәр Украина теләсә, бу консорциум аның газ үткәргечләрен арендага ала йә хәттә бер өлешен хосусыйлаштыра алыр иде, дигән фикер әйтте.
Әммә Киев бу тәкъдим каршы булачак дип алдан әйтеп була. Мәскәү элегрәк тә Украинаның газ үткәрү системын контрольгә алырга тырышып карады. Киев моны кире кагып килде.