Сурков: "Төбәк башлыкларын сайлауга кайту булмаячак"

Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков, Русиядә төбәк башлыкларын туры тавыш бирү юлы белән сайлауга кайту мөмкин түгел, дип белдерде.

"Сайлау булмаячак, әмма намзәтнең аппарат эченнән чыкмавына ирешергә кирәк," диде Сурков.

Русиядә төбәк башлыкларын сайлауның яңа тәртибенә караганда, республикаларда президентлык яки төбәкләрдә губернаторлыкка намзәтләрне төбәктә сайлауда җиңгән сәяси партияләр тәкъдим итәчәк. "Бу турыда канун өлгесе әзер", диде Сурков.

Дәүләт Думасына сайлау турындагы канун да үзгәртеләчәк. Намзәт булып теркәлер өчен имзаларны азрак җыярга мөмкин булачак.