Давоста Дөнья Икътисади Форумы ачылды

Швейцариянең Давос шәһәрендә эшкуарлар һәм сәясәтчеләр Дөнья Икътисади Форумына җыелды. Көнтәртибендә глобаль финанс кризисы мәсәләсе торачак.

Җыенның беренче көнендә Кытай һәм Русия премьер-министрлары Вен Дҗиабао һәм Владимир Путинның чыгыш ясаулары көтелә. Форум башланыр алдыннан очрашкан төрле илләрнең эшкуар даирәләренең югары вәкилләре дөнья икътисадының кризистан тиз чыгуына ышаныч аз, дип белдерде.