Бер төркем Башкортстан Корылтае депутатлары, башкорт милли оешмалары җитәкчеләре таләбе белән 2008 елның 8 маенда бәйсез ufagub.com сәхифәсен экстремизм таратуда гаепләп җинаять эше кузгатылган иде.
Әлеге сайт эшчәнлегенә кагылышлары бар дип фараз ителгән алты Уфа кешесенең фатирларында тентүләр үткәрелде, сорау алулар оештырылды. Әмма, үткән дәвер эчендә Башкортстан прокуратурасы янындагы тикшерү комитетының үтә мөһим җинаятьләрне тикшерү бүлеге байтак эш башкарса да, әлеге эшнең һаман мәхкәмәгә барып җиткәне юк.
Алай гына да түгел, тентүләргә дучар ителүчеләр хәзер инде үзләре тикшерү комитетын, бу эшне алып баручы үтә мөһим җинаятьләрне тикшерүче Азат Вахитовны мәхкәмәгә тарттыра башладылар.
Шуларның берсе, тарих фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясындагы Уфа үзәгенең этнологик тикшерүләр институты хезмәткәре Игорь Кучумов мәхкәмәләр аша үз фатирында тентү үткәрелүен, тентү үткәрүне оештыруны канунга каршы гамәлләр дип таптырды. Бу җинаять эшенең башка фигурантлары да шул ук юридик юлдан баралар һәм, мөгаен, алар да Кучумов кебек үк тикшерү комитетын үзен юридик сәнәккә эләрләр.
“Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәләшеп, Игорь Кучумов әлеге җинаять эше сәяси күзлектән чыгып кына ачылган дип белдерде. “УфаГуб" сайты Башкортстан җитәкчелеге соңгы 18 елда алып барган милли сәясәт белән килешмәүчеләр тарафыннан булдырылган”, диде ул.
Игорь Кучумов раславынча, Башкортстанда милләтара киеренкелек үсә бара. Моны Русиянең төбәк үсеше министрлыгы соравы буенча Русия фәннәр академиясының этнологик тикшерүләр институты белән берлектә үткәрелгән анкета тикшерүе дә ачык күрсәтә, диде ул. Халыкны иң борчыганы булып башкорт телен мәҗбүри өйрәнүне кертү тора икән.
"Әлеге сайтны шовинистик дип әйтүе авыр, чөнки анда урыс телле халыкларның, татарларның хокуклары яклана", дип белдерде Кучумов. Сәхифәдәге материалларга карата андый гаепне берәү дә ташламый, фәкать комментарийларда гына башкортларны күрә алмаучылык, шовинизм бар.
“Минем фикеремчә, сайт белән көрәшүнең бер элементы булып хакимият структураларында эшләүчеләр яки махсус оештырылган төркем тарафыннан сайтны шовинистик комментарийлар белән тутыру тора. Сайтны дискредитацияләү өчен һәм федераль органнарны да сайт белән көрәшкә җәлеп итү өчен”, ди Игорь Кучумов.