Казанда Горбачев җиңеп чыкты

Белорус спортчысы, тай боксы буенча дөнья чемпионы Юрий Горбачев, Татарстан эчке эшләр вәкиле Олигов Әхмәдне TNA көрәшендә җиңде.
Соңгы елларда Татарстанда бу төр көрәш белән кызыксынучылар саны арта. “Татнефть” һәр ел мондый бәйгеләр үткәреп үз бүләген тәкъдим итә. Билеге булганча, Татарстанда күбесенчә хоккей, футбол уеннары хөрмәттә. “Ак Барс” такымының уеннары булганда Казанда зур бәйрәм кебек. Бу чарада гадәттә республика башлыгы Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да була. Премьер-министр Рөстәм Миңнехановны исә, хоккейдан бигрәк, көрәш уеннарн якын күрә. Ул “Татнефть” бүләгенә үткәрелгән бәйгене дә карады. Биредә Нидерланд, Чехия, Литва, Молдова, Украина һәм Русия төбәкләреннән спортчылар катнашты. Әлегә бу ярышларның 1/8 финалы гына узды. Февральдә ул дәвам итәчәк.
Республикада хоккей уенын сөючеләрне исә “Ак Барс” такымы, күптән түгел Башкортстанда “Салават Юлаев”ны җиңеп куандырды.
Спорт өлкәсендә Татарстанны Фирдәвес Кәбиров исеме дә таныта. “Спорт” телеканалы үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә “КАМАЗ - Мастер” спортчысы гыйнварның иң яхшы Русия спортчылары исемлегендә икенче урында тора. Кабиров белән бергә беренче бишлеккә биатлончы Екатерина Юрьева, Тимер аякта фигуралы шуучы Яна Хохлова, Сергей Новицкий, бобслейчы Сергей Зубков һәм теннисчы Динара Сафина кергән.