Оливер Иванович Митровицада туган. Хәзер Белградта Косово мәсьәләләре белән шөгыльләнүче рәсми. Ул да шәһәр ташландык хәлгә калып бара ди.
"Куанырлык әйбер юк. Монда туып үскән, яшәгән кешеләр белән сөйләштем. Тамырлары моннан булса да, алар да китү турында уйлана."
Салмаклар кирәк
Иванович салмак карашлы сәясәтче санала. Сербиянең элекке премьер-министры Войцлав Коштуница Косовога карата кырыс карашта иде. Аның урынына яңа премьер Мирко Цветкович килгәч, салмак карашлыларга да юл ачылды.
Иванович Сербия хөкүмәтендә Косово һәм Метохия эшләре министрлыгында дәүләт секретаре. Дөньяның 54 иле таныса да, Белград Косовоны һаман да танымый һәм үзенчә, Косово һәм Метохия төбәге дип йөртә.
Танырга кирәк, Белград әлегә сүзендә тора – Приштина белән эш иткәндә көч кулланмый, дипломатия куллана. Бәйсезлек игълан иткәннән соң бер ел чагыштырмача тыныч булды.
Кайнар канлылар
Бу тыныч Иванович кебек сәясәтчеләрнең өлеше зур дип санала. Кайбер кайнар канлы сәясмәннәрне нәкъ менә алар тынычландыра. Кайнар канлылар әле һаман да бар икән. Мисал өчен Марко Якшич:
"Косовоның бәйсезлеге һәм сербларның бу төбәктә яшәве – бу ике әйбер бергә була алымй. Серблар бу гарип туган дәүләтне беркайчан да танымас һәм җиңгәнче торыр дип өметләнәм. Косово һәм Метохияның кабат Сербиянең бер өлеше булу – шундый җиңү булачак."
Якшич серб мәхәлләләре берләшмәсен җитәкли. Бу оешма албаннарның бәйсезлек көненә протест йөзеннән Косовоның Звечани шәһәрендә үз җыенын үткәрде. Анда Сербия парламенты вәкилләре дә катнашты.
Курку көчле
Чагыштырмача тыныч дисәк тә, Митровицада киеренкелек әле дә бар. 15 февральдә, Сербия дәүләтчелеге көнендә, шәһәрнең серблар яшәгән өлешендә шартлау булган. КФОР көчләре әйтүенчә, билгесез кешеләр граната ташлап киткән. Корбаннар юк, ләкин халыкта курку хисләре көчле.
Албаннар шәһәрнең серб ягына, серблар – албан ягына чыкмаска тырыша. Машина йөртүчеләрнең күбесе ике номер йөртә – серб ягына чыксалар серб номеры, албан ягынма чыксалар – албан номеры тагалар.
Номеры дөрес булмаган машиналарны җимерү гадәте бар. Шәһәрнең ике ягында да.