Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә "Гадел сайлаулар өчен" дип аталган ризасызлык чарасы үтте.
Азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, бер йөзләп демонстрацияче сайлау алды көрәшендә административ ресурсны куллануга ризасызлык белдергән, күпсанлы канун бозулар, шул исәптән сайлаучыларны сатып алу очраклары турында сөйләгән.
Шәһәр башлыгын сайлауга берничә ай кала "Химкинская правда" газеты баш мөхәррире Михаил Бекетов каты кыйналып гарипләнде.
Химки урманын яклау хәрәкәте җитәкчесе Евгений Чириковойны шәһәр башлыгы урынына намзәт итеп теркәтмәскә тырыштылар. Аны яклап үгетләү эшләре алып баручыларны берничә мәртәбә тоткарладылар.
Химкида мэр 1 мартта сайланачак.