Европа Комиссиясе Израилнең хәрби чарасыннан соң Газзә сызыгын төзекләндерүгә 436 миллион евро бүлеп бирәчәген белдерде. Бу хакта карар киләсе атнада халыкара химаячеләр җыенында кабул ителәчәк.
Комиссия вәкиле Бенита Ферреро-Вальднер Израилнең Газзә сызыгын камауда тотуы аркасында төбәккә һуманитар ярдәм кертеп булмый, дип белдерде.
Комиссия вәкиле Бенита Ферреро-Вальднер Израилнең Газзә сызыгын камауда тотуы аркасында төбәккә һуманитар ярдәм кертеп булмый, дип белдерде.