Либерал демократлар Шәймиевне алмаштырырга чакыра

Русия либерал демократик партиясенең Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчесе Игорь Лебедев "милли республикалардагы вәзгыять һәрвакыт киеренкелек тудыра, бу очракта сүз Татарстан турында бара – Бердәм Русия өчен 80% ул сайлау нәтиҗәсе түгел, ә нәтиҗәләрне кулдан ясау нәтиҗәсе,"- диде.

Лебедев "бар дөньяда икътисадый кризис көчәя бара, бөтен илләрдә хакимият фиркаләренә ризасызлык арта бара – бу нормаль күренеш, ә Татартстанда кризис юк һәм барлык татарлар да Бердәм Русияне бирелеп ярата," - ди.

Лебедев ил президенты Дмитрий Медведевны моңа игътибар итеп республика җитәкчелеген алмаштырырга чакыра.

"Шәймиевкә инде күптәннән вазыйфасыннан китәргә кирәк, ул бу урында артык озак утырды," - ди Либерал демократлар фракциясе башлыгы Игорь Лебедев.

Дүшәмбе көнне Татарстан һәм Карачай-Чәркәз республикалары һәм аларның президентлары турында шундый ук фикерләрне партия җитәкчесе Владимир Жириновский үзе дә әйткән иде.