Нью-Йорк һәм Лондоннан килгән начар хәбәрләр сурәтендә сишәмбедә Азиянең төп биржасы саналган Токио базары күрсәткече соңгы 25 елда иң түбән дәрәҗәгә якынайды. Токиога ияреп, Азиянең башка биржалары да аска тәгәрәде.
Моңа кадәр Нью-Йорк биржасында Dow Jones күрсәткече соңгы 12 елда, Европаның FTSEurofirst күрсәткече соңгы 6 елда иң түбән дәрәҗәсенә төште. Акцияләрнең күпләп сатылуына ике вакыйга сәбәп булды.
AIG төркеме
Дүшәмбедә Американың иң эре иминият ширкәте саналган AIG төркеме бер квартал эчендә 61.7 миллиард доллар югалтканын игълан итте. Америка тарихында иң зур югалту. Ширкәтнең узган елда югалтулары 100 миллиард тәшкил иткән иде.
Американ хөкүмәте инде икенче тапкыр ярдәм кулы сузып ширкәткә тагын 30 миллард доллар бүлеп бирергә мәҗбүр булды.
Jeffries and Company ширкәтендә баш белгеч Арт Хоган сүзләренчә, бер AIG кына мондый хәлдә түгел: "AIG очрагы күп кенә башка финанс оешмаларының мөшкел хәлдә икәнен ачып салды. Яшәп калу өчен аларга күбрәк акча кирәк. AIG ширкәтен бүлгәләп сатуга куяр алдыннан, аңа тагын 30 миллард кирәк булачак."
AIG ширкәтенең ишелүе Американың болай да зәгыйфьләнгән финанс системына зур орым ясый ала. Обаманың 800 миллардлык ярдәм пакеты килеп өгермәскә дә мөмкин. Американ хөкүмәте моны аңлап чаралар күрергә җыена. Ак Йорт сүзшесе Роберт Гиббс: "AIG ширкәтен реструктурлау максатында тиешле чаралар күрәбез. Бу чаралардан соң ул киләчәктә мондый хәлдә калмаска тиеш."
HSBC банкы
Дөнья базарларын дер селкеткән икенче хәбәр Лондоннан килде. Европада иң эре саналган Британиянең HSBC банкы узган ел кеременең 70% югалтуын һәм яшәп калу өчен 18 миллиард доллар ярдәмгә мохтаҗ булуын белдерде.
Бу ике вакыйганың бергә туры килүе дөнья финанс системы көтелгәннән дә тизрәк ишелә дигән тәэсир калдырды.
Моңа өстәп Япониянең машина җитештерүче Тойота ширкәте соңгы 60 елда беренче тапкыр зур югалтуы турында игълан итте. Узган ел Америкада сатулар 30% кимегән, югалтулар 3.5 миллард доллар тәшкил иткән. Тойота американ җитештерүчеләренә ияреп, хөкүмәттән 2 милард доллар ярдәм сорарга җыена.
Дөнья базарларында бүгенге халәтне белгечләр бер сүз белән курку дип атый. Шушы вәзгыять яхшы якка үзгәргәнче әле күпмедер вакыт үтәчәк, ди алар. Шулай да, сишәмбе Европа базарларында күрсәткечләр акрынлап күтәрелә башлады.