Фәлестин премьер-министры вазыйфасыннан китте

Сәлам Фаяд фәлестин премьер-министры вазыйфасыннан китүе турында белдерде. Аның хөкүмәт башлыгы урыныннан китүе – милли бердәмлек хөкүмәтен төзүдә Хәмәс оешмасы таләпләренең берсе иде. Хәмәс Газзә сызыгын контрольдә тота.

Хәмәс һәм Мәхмүд Габбас җитәкчелегендәге Фатах хәрәкәте арасында яңа сөйләшүләр 10 мартта Каһирәдә үтәчәк.