“Көмеш тырнаклы” “Ак Барс”

Дүшәмбе Ярославльдәге уенда “Ак Барс” җиңелсә, мөгаен ул континенталь хоккей лигасының көмеш медаленә ия булыр, ди спорт белгечләре.
“Ак Барс” - “Динамо” уеннары вакытында Татарстанлылар дөнья мәшәкатен онытып чын мәгънәсендә хоккей белән яшәсә дә, “Ак Барс” - “Локомотив” уеннары тынычрак уза, ди спорт журналисты Илнар Хөснуллин.

“Шундый заманалар килеп җитте, тамашачыны алка артыннан 10 кешенең чабып йөрүе генә кызыксындырмый. Минемчә хоккей тирәсендәге шау-шу, боздагы сугыш тамашачыны күбрәк җәлеп итте дә инде. Финал уеннары ярымфиналга караганда күпкә тынычрак, шау-шу юк. Ярым финалда бөтен халык купкан иде, бәддогалар уку калмады, телевизор каршында намаз укулар да калмады, әллә нәрсәләр эшләп бетерделәр, бәйдән ычкындык. Мәсәлән, спорт журналисты булып эшләмәсәм, бүгенге уенны кичкә хәтле бәлки тормыш мәшәкатьләре белән онытып та торыр идем. “Динамо” белән уйнаганда исә без зарыгып көткщн идек. “Локомотив” белән уеннар тыныч уза. Мәсәлән, бүгенге уенны чәршәмбегә кадәр онытачаклар”, ди Илнар Хөснуллин.

Хәзер Казан һәм Ярославль такымнары алтын өчен көрәшә. “Барс”лар өчен финал уеннары җиңел башланмады. Беренче көнне “Ак Барс” 3:0 белән җиңелде. Икенче уенда көч хәл 4:3 белән татарстанлылар җиңде. Ярославльдәге 3нче уенда янә “Локомотив” 3:0 белән җиңде.

Республикада кайбер спорт аналитиклары, хәзер “Ак Барс”ны йомшак йорт песиенә дә охшата башлады. Янәсе, “Локомотив” хоккейчылары бу песи белән ничек кирәк шулай уйный. Тели икән ота, тели икән оттыра. Спорт журналисты Радик Сабиров та шул фикердә тора.

“Локомотив” уенчылары теләсә кайсы вакытта тагын да көчлерәк уйнарга мөмкин. Казанда узган икенче уенда да аларга алка кертергә вакыт кына җитеп бетмәде. Тыныч кына, артык бәрелмичә уйныйлар. “Локомотив”лылар “Аваганрд”, “Динамо” уенчылары кебек тупас уйнамый. Алар һәрвакыт безнекеләргә кул биреп, ялгышлык эшләсәләр гафу үтенеп, чын ирләр кебек уйныйлар”, ди Радик Сабиров.

Хоккей зур акчага да бәйле. “Яңа гасыр”, “Вести-спорт” һәм башка каналларның миллионлаган сум бәяләнгән вакыты, 10 меңлек тамшачы урынына сатылган билетлар, боз мәйданындагы реклам элемәләр үзләре ни тора. Уеннар азрак булса, бу акчаларның да күпмедер өлеше җилгә оча, дигән сүз. Шуңа да кайбер белгечләр, “ Локомотив”лылар “Ак Барс”лыларга тагын бергенә тапкыр булса да җиңелерләр дип фаразлый. Спорт журналистлары исә финал уеннарын акчага гына корылган диеп әйтеп булмый, ди.

“Хәзер имеш, континенталь хоккей лигасы президенты бөтен орашуларны 7-8 уенга сузырга кушкан дигән сүзләр йөри. Бу имеш-мимешләргә ышанмас идем. “Динамо” белән уйнаганда да шулай дигәннәр иде. Әмма 6 уен гына булды.Минмечә, монда спорт һәм ярыш факторы гына булачак”, ди Сабиров.

Спорт журналисты Илнар Хөснуллин бу мәсьәләне бик бәхәсле һәм серле ди.

“Без уенчыларның ничек җафалануын, нинди хәлләргә калуын, бер-берсенә авыр җәрәхәтләр салуын күреп торабыз. “Динамо” белән уйнаган вакытта уеннарның рекламны арттыру уңаеннан озынайтылулары, билетларның сатылу-сатылмау мәсьәләсе турында сүзләр күп булды. Әмма континенталь хоккей лигасы беренче тапкыр үткәрелә. Минемчә бу уеннар алдан төзелгән сценарий буенча бармый, 99%-ка барысы да бозда хәл ителә дип ышанам. Кайберәүләр “Ярославльнең” быел меңеллыгы һәм җиңүне аңа бирәчәкләр”, ди. Бу дөрес түгел. Казанга мең ел булганда “Ак Барс”ка беркем дә алтынны бирмәде бит. Икенчедән Ярославльнең меңеллыгы киләсе елга булачак. Минемчә, финал уеннарына чит факторлар тәэсир итмәс”, ди Илнар Хөснуллин.

Финалның ничек тәмамлануын исә радик Садик Сабиров болай фаразлый.

“Бүгенге уен барысын да күрсәтәчәк. Оттырсак, киләсе уенда “Ак Барс”лылар махсус бирелергә дә мөмкин. Отсак инде Татарстан такымы алтын өчен көрәшеп караячак. Әмма “Локомотив” бик көчле такым. “Ак Барс”лылар аларны бары тик ихтыяр көче белән генә җиңә алачак”, ди Сабиров.

“Ак Барс” “Динамо” белән уйнаганда күпләр Татарстан такымы бакыр медальле булачак дип фаразлаган иде. Әмма хоккейда соңгы мизгелдә генә хәл бөтенләй башка якка үзгәреп куя ала. Шуңа күрә континенталь хоккей лигасы чемпионнарының кем булуын әлегә төгәл генә әйтеп тә булмый.

Бер яктаң карасаң Казанның хәзер дәрәҗәсе бик югары, ди белгечләр. Шушы көннәрдә генә Русиянең өченче башкаласы булды. Казан спорт белән яши, Универсиадага да әзерләнә. Болай булганда хоккейда да дәрәҗәне төшерергә ярамый кебек. Казанга алтын бик кирәк. Әмма икенче яктан “Локомотив”ның җиңүе Ярославльнең меңеллыгына да менә дигән бүләк булыр иде. Аның каравы кайбер белгечләр исә хоккей уеннарын сәясәткә бәйли. Һәм алар фикеренчә, бу мәсьәләне Ярославль белән Татарстан җитәкчелеге үзара ничек тә булса хәл иткән инде. Әмма спорт белгечләре исә спортны сәясәткә бәйләмичә, барлык сораулар да бозда хәл ителәчәгенә ышана. Алар фикеренчә, әлегә уңыш “Локомотив”лылар ягында. Фаразлар чынга ашса Татарстан хоккейчылары “көмеш тырнаклы” “Ак Барс”лылар булып калачак.