Башкортстанның эчке эшләр министры Игорь Алешин Дүртөйле районында җәмәгатьчелек белән очрашып кайтты.
Очрашу булачагы хакында район гәзите алдан хәбәр итәргә тиеш булса да, гәзит соңлап кына халыкка барып җиткән. Бу хакта хәбәр иткән Ринат Гарифулла моны махсус шулай иттеләр дип исәпли. Ул милиция генералы белән очрашырга тырышса да, ул барып чыкмаган. Очрашуга район хакимияте башлыгы алдан билгеләгән кешеләр генә керә алган.
Генералның Дүртөйле районына баруы юкка түгел. Эш шунда, менә инде берничә ел җәмәгатьчелек район башлыгына каршы көрәшә. Алар район хакимияте башлыгы Равил Дәүләтшинны коррупциядә, җәмәгатьчелек оешмаларын кысуда һәм башка кайбер мәсъәләләрдә гаепли.