Ислам рухание Пасхада ял итүне хуплый

"Илебездә православлар күпчелекне тәшкил итә, шуңа күрә аларның Пасханы ил күләмендә билгеләү хокукы бар," диде Русиянең Европа өлеше мөселманнарының дини идарәсе рәисе урынбасары Дамир Гыйзатуллин.

Петербур шәһәр шурасы депутатлары президент Дмитрий Медведевка православ христианнарының Пасхасын ял көне итеп игълан итү турында мөрәҗәгать җибәргән.

Гыйзатуллин Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән кайбер төбәкләрендә Ураза һәм Корбан гаетләре ял көннәре, дип искә алды.

"Дини бәйрәмнәр берләштерә, аларны билгеләгән кешеләр үз гореф-гадәтләренә кайта," диде дини идарә вәкиле.

Дамир Гыйзатуллин моның финанс кризисны чишүгә дә уңай йогынтысы булачак, дип саный.