Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар теленә икенче дәүләт теле статусын бирү тәкъдиме хупланмаячак, дип белдерде. Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең бу тәкъдимгә имза җыю эшен Слиска "язгы чир" дип атады.
"Русиядә татарларга караганда украиннар һәм белоруслар күбрәк яши", диде Слиска.
2 апрельдә Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә татар теле икенче дәүләт теле статусына ия булуын яклап, имза җыю эшен башлады. Әлеге имзалар Русия Дәүләт Думасына юлланачак, диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин.
“50-100 мең имза җыелса, без Русия Дәүләт Думасына хокукый инициатива белән чыгарга телибез. Дөнья күләмендә андый тәҗрибә инде бар. Мисал өчен Финляндиядә швед халкы 6% гына тәшкил итә. Әмма ул дәүләт теле булып тора. Монда да татар теле төрки дөньяның бер кулланыш теле бит”, диде Айсин.