Кыргызстанда көрдләргә каршылык белдерделәр

Кыргызстан Эчке эшләр министры әйткәнчә, башкаладан ерак түгел урнашкан Петровка шәһәрендә көч куллануны туктау йөзеннән 80 кеше кулга алынган. Хәбәрләргә караганда, җирле кешеләр көрдләр яшәгән йөртка ташлар аткан булган.

Министрлык сүзчесенең әйтүенә караганда, кулга алынган каршылык белдерүчеләр җирле милиция бүлегендә тотыла.

Бүген берничә мең кеше Петровкада җыелды. Алар, күптән түгел рус милләтеннән булган 4 яшьлек кыз баланың көчләнүендә көрдләрне гаепләде.