Казанның «Шәрык» клубы активистлары Мәскәүдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясен узыдырып, татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булуны яклап имзалар җыйды.
Татар мәдәни үзәгендә узган ул чарада Казаннан килгән яшьләр белән дә сөйләшү мөмкинлеге булды. «Мин татарча сөйләшәм» сүзләре язылган футболкалар кигән ике кыз – Рания Садыйкова белән Гөлнара Мөхәмәтшина үзләренең Мәскәү миссиясен аңлаттылар:
«Без бу имзаларны Казанда җыя башлаган идек. Хәзер инде Мәскәүгә дә килеп җиттек. Кемгә генә мөрәҗәгатъ итсәк тә, барысы да кул куя. Ләкин бу акциянең тормышка ашуына ышанып җитмиләр. Без барлык имзаларны да Бөтендөнья татар конгрессына тапшырачакбыз. Аннан соң ул имзаларны Дәүләт Думасына тапшырачаклар», диде алар.
Кызлар шулай ук Мәскәүдә, Мәдәни үзәк каршында «Шәрык» клубының бүлекчәсен ачу турында да хәбәр иттеләр.
Ә менә Александр Долгов «Шәрык» клубының эш юнәлеше турында гына түгел, милләт белән халык дигән төшенчәләр арасындагы аерманы да аңлатырга тырышты.
«Бер милләткә күп төрле халык керергә мөмкин. Әйтик, керәшен, мишәрләр, типтәрләр дә бар. Ләкин без бер халык - татар халкы. Без «Шәрык» клубының эшен башкачарак алып барырга уйлыйбыз. Узган гасыр башында ул җәдитчелеккә юл тотып, рус мәдәниятенә кереп китсә, хәзер инде без аннан чыгу юлларын эзлибез. Үзебезчә, татарчага юнәлтәбез эшне, дөресен әйткәндә, кадимилеккә кайтырга уйлыйбыз», диде.
Шулай итеп, 21 гасыр яшьләре узган гасыр башында барлыкка килеп, җәдитчелекне алга сөргән «Шәрык» клубына үзгәрешләр кертәләр. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирер өчен «Шәрык» клубы кадими клуб булырга тиеш, ди алар.