Дуңгыз гриппы дигән яңа чирнең беренче корбаны – 13 апрель көнне Мексиканың Оахака штатында үлгән бер ханым булды. Чирнең кайдан тарала башлавы төгәл билгеле түгел.
Веракрус штатының биек таулар арасында урнашкан Ла Глориа авылы халкы чир нәкъ менә алардан башланган дип ышана. Авылдагы 450 кешенең барысында берьюлы шушы яңа чиргә хас симптомнар күзәтелгән.
Җирле рәсмиләр фикеренчә, бу чир янәшәдәге дуңгыз фермасыннан тарала башлаган. Ачык һавада яткан тирес өеме, пычрак калдыклардан барлыкка килгән инфекцияне чебенннәр тирә-якка тараткан.
БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы белгечләре шул авылга барып тикшерү эшләре башлады.
Ничек сакланырга?
Ул арада белгечләр бу чирнең таралу юлларын аңлатырга тырыша. Чир дуңгыз итен ашаудан түгел, ә гап-гади саклану чараларын күрмәү аркасында тарала дип кисәтә. Дөнья сәламәтлек оешмасы бу турыда махсус белешмә чыгарды.
Британиянең сәламәтлек идарәсе белгече Ник Фин сүзләренчә, вирусны "дуңгыз гриппы" дип атау гомумән дөрес түгел:
"Бу вирус Кушма Штатларда таралган дуңгыз гриппының төрләнеше. Аңа ничектер Европа һәм Азиядәге дуңгыз вирусының элементлары эләгеп яңа төр барлыкка килгән. Анда Төньяк Америкадагы кош гриппы да, дуңгыз гриппы да, кеше гриппы да бар. Бу - катнаш вирус."
Дөнья сәламәтлек оешмасы кисәтүенә караганда, вирус кешедән-кешегә күчә. Димәк, Русия, Украина, Казахстан кебек кайбер илләрдә дуңгыз итен кертүне тыю карарының кешеләрне бу чирдән саклау өчен бер файдасы да юк.
Өйдә утырырга
Дөнья сәламәтлек оешмасы вәкиле Грегори Һартл сүзләренчә, чирнең таралуын киметү өчен күпкә файдалырак чаралар бар:
"Кайбер акыллы чаралар инде күрелә, әйтик, Нью-Йорк, Мексикада мәктәпләр ябылды. Вирусның таралуын киметү өчен кешеләрнең бер урынга күпләп туплануын киметергә кирәк. Вакытлыча мәктәпләрне ябарга, кешеләрне өйдә калырга, хәтта спорт ярышлары, концертлардан тотылып калырга өндәргә кирәк. "
Чәршәмбедә Комбоджа премьер-министры Һун Сен халкына мөрәҗәгать итеп, коткыга бирешмәскә, тыныч булырга, дуңгыз итен курыкмыйча ашарга, фәкать аны яхшы итеп пешерергә киңәш итте.
Соңгы хәбәрләргә караганда, дуңгыз гриппының ике очрагы Израилдә дә теркәлгән. Гәрчә, бу илнең яһүд һәм мөселманнары дуңгыз итен ашамый.
Үтә-милләтче партия вәкиле, саклану министры урынбасары Яков Литцман, бу яңа чирнең атамасында яһүдләрдә тыелган хайван исеме бар дип, "дуңгыз гриппы" урынына "Мексика гриппы" сүзен кулланырга тәкъдим итте.
Кушма Штатларда дуңгыз үрчетү кәсебен кайгыртучылар да кәсепләренә зыян килүдән куркып, бу вирусны "дуңгыз гриппы" дип түгел, ә "Төньяк Америка гриппы" дип атарга чакырды.