Русия һәм сеператист төбәкләр арасындагы килешү борчу уятты

АКШ, НАТО һәм Европа берлеге Грузиядән аерылырга теләгән Көньяк Осетия һәм Абхазия төбәкләре белән Русия арасында имзалаган "иминлек пакты" килешүенә борчылу белдерде. Алар бу адымның узган ел Русия белән Грузия арасында имзаланган низагны туктату килешүенә каршы килүен әйтә.

Русия президенты Дмитрий Медведев Абхазия башлыгы Сергей Багапш һәм Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты белән кичә Кремльдә очрашып, иминлек килешүенә кул куйды.

Имзаланган "иминлек пакты" килешүе нигезендә, бу төбәкләрнең үз саклану көчләре оешканчыга кадәр, чик буендагы иминлекне кимендә 5 ел Русия күзәтәчәк.