“Иман” татар яшьләре берлеге “Шәфкатьлек” атналыгында инде өченче ел рәттән Ижау шәһәренең 4нче балалар клиникасына ярдәм итә. Аларны биредә көтеп алалар. Яшьләр аналары баш тарткан нәниләр өчен күп кенә кирәкле әйберләр, уенчыклар алып килде.
“Бик вакытлы килдегез, сабыйларга дымлы кулъяулыклар, башка әйберләр бетә иде”, дип каршы алды татар яшьләрен клиника табиблары.
Әлеге клиникада аналары ташлаган балаларга тиешле рәсми документлар ясау өчен җаваплы шәфкать туташы Татьяна Богданова хәзер биредә өч сабый булуын әйтте. Ул соңгы елларда ташландык балаларның хисабын да санап бара икән. Татьяна Богданова биргән мәгълүматларга караганда, соңгы берничә елда шундый балалар саны елына 60-70кә җитә.
Нәниләр таза-сәламәт дип әйтеп булмый, һәркайсының нинди дә булса чире була икән. Инде сәламәт нәниләрнең барлык рәсми кәгазьләре дә җыелып беткәч, бер-ике айдан соң аларны юлланма буенча нәниләр йортына озаталар.
Дөрес, аналарының сабыйларын сирәк кенә булса да кире килеп алган очраклар бар икән. Бу нәниләр ике айдан соң, ата-аналары килеп алмаса, яисә асрамага алучылар табылмаса, балалар йортына җибәрелә.
“Аларның язмышын күзәтә алмыйбыз. Балалар йортында булган вакытта, кайберләренең тормышта ничек урнашуын андагы хезмәткәрләр генә хәбәр итә”, дип сөйләде Татьяна Богданова.
Дәүләт тарафыннан сабыйларга дарулар, витаминнар тиешле күләмдә бирелә, ташланган балаларга карата шифаханә хезмәткәрләренең җылы карашы да сизелә.
“Әмма аларга иң беренче чиратта әти-әни тәрбиясе, башкаларның да җылы мөнәсәбәте кирәк”, дип белдерде Татьяна Ипатова.
Нәниләр бүлмәсеннән “Иман” берлеге әгъзасы Зөлфия Әхмәтова күзләре тулы яшь белән чыкты.
“Мин аңламыйм, ничек әни кеше үз баласын ташлап калдыра ала икән. Без бүлмәгә кергәндә аларны ашатырга әзерләнәләр иде. Ач булгангамы, башка сәбәплеме, сабыйлар шундый нык елыйлар иде, бик җәлләдем”, дип күз яшьләренә төелде Зөлфия.
Шифаханәдә озак еллар эшләүчеләр сабыйларның ашау вакыты җитүен һәм аларның шуңа елый башлауларын ассызыкладылар. Табиблар һәм шәфкать туташы нәниләрне кулга алып, яисә яткан урыннарында иркәләп тынычландырды. Сабыйлар яннарында чит кешеләр барын сизепме, әллә инде үзләренә игътибар таләп итепме, һаман кычкырышты.
Шәфкать туташы кулындагы сабыйны тынычландырып: “Бу нәниләр бер-ике айда бик якын була үзебезгә. Күптән монда эшлим, әмма шундый аналарга гаҗәпләнәм, ничек инде бәләкәчеңне йөрәк астында йөртеп, табып, аны ташлап китәргә мөмкин”, дип күз яшьләре белән сөйлиләр.
“Шәфкатьлек” акциясендә катнашучы егетләр-кызлар шундый ташланган балаларга ярдәм итүне беренче ел гына алып бармый. Бу хакта“Иман” берлекнең рәисе Гөлназ Нургалиева сөйләде. Ул студент елларында волонтерлар төркеме белән бирегә беренче тапкыр килгән. “Иман” берлеген җитәкләгәч, егетләр-кызларны да бу эшкә катнаштырырга тырыша.
Яшьләр “Шәфкатьлек” акциясен дәвам итәргә ниятли. Клиниканың территориясе әле кардан арынмаган. Соңрак бирегә килеп, чүпләрне алып китәргә ышандырды егетләр-кызлар.
Шул ук вакытта егетләр-кызларга сорау да бар. Яшь аналарда балалары өчен җаваплылыкны тәрбияләү максатыннан мәктәп укучылар, студентлар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәктер. Моның белән Гөлназ Нургалиева килеште.
“Иман” берлеге әгъзасы Камил Имаметдинов: “Иң беренче чиратта ялгыз аналар булырга тиеш түгел. Җаваплылык ике кешедә – әти һәм әнидә. Шуңа да, гаилә булырга тиеш. Гаиләдә генә баланы тиешле тәрбия биреп, үстерергә мөмкин”.
Яшьләрнең эшләренең нәтиҗәсе булмый калмас. Сау-сәламәт ата-аналар үз баласыннан баш тартмас дигән фикердә егетләр-кызлар.