Сват үзәнлегеннән 2.38 миллион кеше качкан

Пакстанның Сват үзәнлегендә Талибан белән сугышучы Пакстан көчләре каты каршылыкка очравын белдерә.

Генерал-майор Атар Габбас әйтүенчә, Сват башкаласы Мингораны Талибаннан азат итү өчен 10 көнләп вакыт кирәк булырга мөмкин.

Сват үзәнлегендә һәм күрше районнарда Талибанга каршы чаралар инде бишенче атнага керде.

БМОның качаклар идарәсе 2 майдан бирле андагы 3 районнан 2 миллион 380 меңләп кеше качып киткән диде.

Дүшәмбе хәрбиләр Сваттагы Талибан ныгытмасы Малам Җаббаны алуын һәм Мингораның кайбер районнарында уңышларга ирешүен белдерде.