Татарстанда уен бизнесы буламы, юкмы?

2006 елда Татарстан президенты карары белән Кама Аланында ачылган “Тат-вегас” күңел ачу шәһәрчеге федераль салым хезмәте боеруы белән ябылырга мөмкин.
Югары даирәдә бу мәсьәлә уңаеннан инде күптәннән сөйләшүләр алып барыла. Казанда уен автоматларының чир икәнен тиз аңладылар. Шунлыктан бөтен уен үзәкләре ябылып бетте. 2006 елның апрелендә Татарстан президенты карары белән республиканың Кама Аланында уен шәһәрчеге төзелде. Янәсе кем тели, шунда барып уйнасын.

Әмма Татарстанда бу уен шәһәрчеге дә ябылырга тора. Чөнки федераль салым хезмәте барлык төбәкләргә дә 2009 елның 1 июленә кадәр барлык уен үзәкләрен ябып бетерергә дип боерган. Уен бизнесы белән шөгыльләнүче татарстанлыларның Кама Аланы ачылгач планнары зурдан иде. Әмма өметләр акланмады. Хәзер Казанның бер районы, әйтик Совет районы кадәр “Тат-Вегас” шәһәрчеге ябылачак.

Күп кенә белгечләр уен кәсебенең Татарстаннан китүенә каршы булмаса да, кризис вакытында мондый гамәлләрдән тыелып торырга иде ди. Чөнки үзәкне юк итү, меңләгән кешене эшсез калдыра. Өстәвенә, белгечләр бу бизнесның республика казнасына дистә миллионнар сум салым китергәнен дә искә ала. Favor BrandRise реклама агентлыгы җитәкчесе Булат Гыйлемханов, “Кама Аланы”ның ябылуы эшсезлектән бигрәк, канунны бозып рөхсәте булмаган уен үзәкләренең күбәювенә китерәчәк, ди.

“Татарстанда канунсыз эшләгән уен үзәкләре мәсьәләсе кискен тора. Мондый очраклар көннән-көн ачыклана. Уен бизнесы тыелса да, Казанда “Интернет салон”, “Интернет кафе” исемнере белән уен үзәкләре әле дә эшли. Уен бизнесын рәсмиләштерергә рөхсәт ителмәсә, бу канунсыз эшләүче үзәкләрнең тагын да күбәювенә китерер, минемчә. Бу канун бозучыларга янә бер сәбәп кенә булачак”, ди Булат Гыйлемханов.

Кешеләрнең азарт уеннар белән мавыгуы бу бизнес, әллә чирме? Психологлар фикеренчә - чир. Алай гына да түгел игроманияне белгечләр, наркомания һәм алкоголизм кебек афәткә тиңли. Шуңа да Русия җитәкчелеге илдә бу төр уеннарны тыймакчы була.

Булат Гыйлемханов фикеренчә, исә уенга тартылу кешенең күзәнәкләренә салынган һәм ул монсыз яши алмый. Уйнамаса кеше үзендә булган азарт хисен башка юллар белән чыгарачак. Шунлыктан җинаять очраклары да арта ала, ди ул.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы уен бизнесы хуҗаларының кайберләре Краснодар ягында җирләр алган, эшләрен шунда дәвам итмәкчеләр икән. Икенчеләр исә, эшчеләргә уен үзәге ким дигәндә әле 2 ел эшлиячәк дигән.

Кама Аланы хуҗалыгы җитәкчелеге сүзләренчә, кризис сәбәпле, уйнаучылар саны нык кимегән, әмма барыбер дә әлегә бу үзәкләргә көненә йөз кеше чамасы килә, ди алар. Татарстанда уен бизнесының алдагы язмышы турындагы сорауга исә, җитәкчелек кул селти, сөйләшергә теләми.

Икътисад белгечләре фикеренчә, бүген федераль канунның уен бизнесына кагылышлы маддәләре бик зәгыйфь һәм аларны җиңел генә урап узып була.

Мәсәлән, шул ук уен автоматлары. Казанда аларны кешегә зыян китерә дип бер җыеп алганнар иде инде. Әмма хәзер лотерея уены дип үзгәртеп, тагын урамнарга чыгарып куйдылар. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Кама Аланында да уен үзәге урынында туристик үзәк ачылачак дигән сүзләр йөри. Белгечләр, бу үзәк исемен алмаштырса да, асылда барыбер дә элеккечә калачак ди. Шулай ук соңгы арада уен үзәкләрен ачарга рөхсәт алган Калининград өлкәсе җитәкчелеге, бу мөмкинлекне Татарстанга тапшырачак икән, дигән сүзләр дә йөри.