Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналы чыга башлауга 15 ел тулды.
Журнал ике айга бер нәшер ителә, аның тиражы 9 000 данәгә якын. Инде килеп ул Русия каталогына да кертелде. Хәзер аңа икенче яртыеллыкка Башкортстаннан читтә дә язылырга була.