25 майда Самар Дуслык йортында “Мәгариф өлкәсендә этнокомпонент” исемле сөйләшү узды. Дәрәҗәле фикер алышуны Самар хөкүмәте каршындагы милли мәсьәләләр буенча эксперт-методик шура оештырды.
Самар хөкүмәте аппаратының баш киңәшчесе Надежда Осипова, Самар дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Наталья Мөхәммәтшина, Самар өлкәсенең мәгариф министрлыгы баш белгече Дамир Гатин милли телләрне укытуда килеп чыккан чикләүләргә, кыенлыкларга тукталды. Мөхәммәтшина тәкъдимнәрендә якшәмбе дәресләренә игътибар юнәлтелде һәм бу юнәлештә рус православ епархияләрнең, мөфтиятнең дә ярдәменә таянырга чакыру бар иде. Ләкин дә бу тәкъдимнәре белән профессор ханым Русиянең төп канунын – Конституцияне онытып җибәрде, ә анда мәгариф дәүләт карамагында.
Дамир Гатин сүзләренә караганда, 20 елда милли телләрне укытуда алга китеш юк. Балалар саны кими, мәктәпләр берләштерелә. 17 татар авылындагы мәктәпнең икесе ябылырга тора, шуларда әлегә 1452 бала татар телен өйрәнә. Тик Гали, Яңа Мансур, Мәчәләй авылларындагы мәктәпләрдә генә беренче сыйныфта “Әлифба” укытыла, калганнарында нарасыйлар татар хәрефен танудан мәхрүм. Заманында шагыйрьләр, язучылар үстергән Камышлы районы мәктәпләрендә дә татар теле атнасына бер сәгать кенә укытыла. Дамир Гатин яңа уку елында да мәктәпләрдә милли компонентка урын калачагына ишарәләде.
26 чуаш авылында үз телләрен 1130 бала өйрәнә, ә 7 мукшы авылында 248 укучыга әрзя телен өйрәтәләр. Алты башкорт авылында туган телләрен тик башлангыч сыйныфларда гына өйрәнәләр.
Соңгы елларда казакъ милли үзәге җитәкчесеТоктарбай Дусенбаев казакъ халкы арасында гаҗәеп зур агарту эшен алып бара. Дусенбаев әйтүенчә, казакълар милли телдән читләшкәннәр. Үгет-нәсыйхәт нәтиҗәсендә казакъ миләтеннән булган мөгәллимәләрне казакъ телен укытырга күндерә алган һәм монда көтелмәгән хәл килеп чыккан. Мәктәп директорлары, мәгариф чиновниклары казакъ телен укытырга теләк белдергән укытучыларны кыса башлаганнар һәм алар: “Дусенбаев аркасында эшсез каласыбыз юк”, диләр икән.
Укытучыларның белемен камилләштерү институтының хезмәткәре Рөстәм Мәхмүдназаров Идел буе академиясендә милли телләр укытыр өчен белгечләр әзерли торган төркемнәр ачарга тәкдим итә. Хәзерге вакытта милли телләрне укытучыларның өлкән яшьтә булуларын искәртеп узды белгеч.
“Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе фикеренчә, милли мәгариф өлкәсендәге чикләүләр, кысулар - ул аерым чиновникларның мәсьәләгә киртә куюлары түгел, ә дәүләт күләмендә уздырылган урыслаштыру, христианлаштыру сәясәтенең заманча дәвамы гына.