БТКның Чаллы бүлеге шәһәр күләмендә җыен уздырды. Анда мәгарифтә милли компонентларның бетерелүе, мәктәпләрдә ана телендә укыган балаларны дәүләт имтиханнарын урыс телендә тапшыруны мәҗбүр итү уңаеннан ризасызлык белдерелде.
Шушында ук Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан милли компонент һәм имтиханнар буенча кабул ителгән яңа кануннарны гамәлдән чыгаруны сорап президент Дмитрий Медведевка Чаллы җәмәгатьчелеге исеменнән мөрәҗәгать юлланды. Аның кыскача эчтәлеге мондый:
“Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Мәктәпләрдә ана телендә уку-укыту хокукы Русия конституциясе белән гарантияләнә:
- 26 маддәнең 2 бүлегендә “Һәркемнең туган телендә аралашу, тәрбияләү, укыту һәм иҗатка хокукы турында” әйтелә.
- 55 маддәдә “Русиядә кеше хокукларын тарайта яки юкка чыгара торган кануннар кабул ителергә тиеш түгел” диелә.
- 68 маддә “Русия үзендәге барлык халыкларга туган телен сакларга, аны өйрәнү һәм үстерү хокукы гаранты булып тора” дип әйтә.
Милли мәгарифтәге үзгәрешләр федераль кануннарга каршы килә һәм ул ана телен мәгариф системасыннан кысрыклап чыгаруга юнәлгән. Моның – милләтара хәлнең кискенләшүенә китерү ихтималы бар һәм Чаллы җәмәгатьчелеген бик нык борчый. Конституция гаранты буларак, Сездән, ашыгыч кабул ителгән һәм конституциягә каршы килгән 309, 362-нче санлы мәгариф министрлыгы кануннарын гамәлдән чыгаруны сарыйбыз”, диелә русия президентына юлланган хатта.