Пхеньян атом кораллары програмын тизләтә

Төньяк Корея атом бомбалары ясау өчен җитештерелгән барлык плутонийны кулланып атом кораллары програмын тизләтәчәген белдерде.

БМОның кичә Пхеньянга каршы кырысрак чикләүләр кертүенә җавап буларак, бүген Төньяк Корея шулай ук, АКШ һәм аның беректәшләре Пхеньянны изоляцияләргә маташса, хәрби көч куллану белән янады.

Төньяк Кореяның 25 майда атом сынавы үткәрүенә җавап буларак, җомга көнне БМО Иминлек шурасы Пхеньянга каршы чикләүләрне тагын да кырыслатуны һәм аның белән сәүдә яки корал хезмәттәшлеген тыюны бертавыштан хуплады.