Салават районындагы Урмантау авылы янында шәхси очкыч төшкән.
Анда Йошкар Оладан кунакка килгән гаилә әгъзалары фаҗигагә тарыган. 48 яшьлек хатын һәм аларның 7 яшьлек оныклары мәрхүм булган. Очкыч белән идарә иткән гаилә башлыгы авыр хәлдә хастаханәгә салынган.