Татар авылы дәүләт булып яши

Авыл балалары

Чуашстандагы Тукай авылы милли һәм матди тормышын үзенчә алып бара.
Чуашстанның Комсомол районында Тукай дигән татар авылы бар. Авылның атамасы Тукай булса да, аның бөек шагыйрьгә бернинди дә катнашы юк. Авыл тарихчылары атаманы авылга нигез салган башка кешегә бәйле дип саныйлар.

Тукай авылы үз җирләрен мәхәлләгә теркәтә

Тукай, Чуашстандагы мишәр авылларына хас булганча, шактый зурлардан санала. Һәм тормышын гасырлардан килгән гореф-гадәт, шәригатькә туры китереп яшәргә тырыша. Әмма, бу гореф-гадәтләр һәм шәригать белән яшәү бернинди кануннарны да бозмый. Электән үк татарның яшәү нигезе булып торган мәхәллә системасы бу авылда яшәп килә.

Бу көннәрдә, Тукай авылында җир эшләрен рәсмиләштерү тәмамланып килә. Совет чорында халыктан тартып алынган һәм дәүләтнеке ителгән җирләр, Русиянең бүгенге кануннарына туры китереп, мәхәлләгә теркәлеп бетеп бара. Авылда хәзер инде колхоз ише нәрсәләр юк. Җир мәчет карамагына тапшырылды.

Үзбашлы һәм газетлы авыл


Тукай авылында җирле идарә дә юк. Күршедәге Урмай авылында җирле үзидарә бар һәм Тукай авылы да аның карамагында. Әмма, авыл халкы үзе бер идарә оештырган. Мәчет каршында, Тукай авылының Иҗтимагый киңәшмәсе эшләп килә. Ул, Иҗтимагый киңәшмә дип аталса да, авылдагы күп кенә эшләрне алып бара. Мәчеткә элеккеге колхоз җирләрен теркәү дә, әлеге киңәшмә - мөтәвәллият эше. Моннан тыш, Иҗтимагый киңәшмә авыл газетын дә даими рәвештә нәшер итеп килә.

Тукай авылы балалары Казанда сәяхәттә

“Иман нуры” дип аталган әлеге газетка Гаязетдин Җамалетдинов мөхәррилек итә. Казанда нәшер ителүче “Мәдәни җомга” газетының тел галимнәре арасында шактый популяр булган “Туган тел” кушымтасында Тукай авылы газеты турында шактый язмалар да чыккан иде.

Моннан тыш, Тукай авылының интернетта үз сәхифәсе дә эшләп килә. Көн саен яңартыла торган сәхифә “Әссәләмегаләйем” дип ачыла. Монда авылның бөтен яңалыклары, тарихы, бүгенге тормышы тасвирлана.

Мәктәп бар - клуб юк

Тукай авылында урта мәктәп эшләп килә. Ә клуб авылда юк. Ләкин, авыл халкы моңа аптырамый да, әллә ни кирәксенми дә. Менә быел, Чуашстан Татар милли мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмәсе килешүе нәтиҗәсендә, мәктәптә татар фольклор түгәрәге эшләп китәчәк.

Моннын тыш, бу авыл балаларының 70-80% Коръәнне гарәпчәдән укый белә. Монысы да Иҗтимагый киңәшмә эшчәнлеге нәтиҗәсе. Авылда ике катлы мәдрәсә эшләп тора. Анда авыл балаларына даими рәвештә яшь имам Наил Ямалетдинов сабак бирә. Шул ук авыл оланнары өчен җәйге лагерьлар оештырыла.

Мәхәллә - тормыш таләбе

Шулай итеп, татар дөньясында беренче булып, Тукай авылы үз җирләрен мәчеткә - мәхәлләгә теркәтте. Гомумән, мәхәллә булып яшәү, дәүләт кануннарына каршы килмәү – электән үк татар өчен хас юнәлеш.

Мәхәллә системасы хакында Казандагы милли хәрәкәттә дә сөйләшүләр булгалый. Танылган галим Илдус Әмирхан мәхәллә системасының нигезнамәләрен дә эшләгән иде. Аны вакытында Милли Мәҗлес раслады да. Әмма хәзер Милли Мәҗлес җитәкчелегенә килгән радикал сәясәтчеләр, Илдус Әмирхан төзегән мәхәллә системасын, дәүләт бәйсезлеге кирәк дип, кире кактылар. Илдус Әмирхан сүзләренә караганда, Милли Мәҗлеснең яңа җитәкчелеге, татарның традицион системасын, мәңге тормышка ашмас хыял дип бәяләгән.

Тукай авылында Илдус Әмирханны да, Милли Мәҗлесне дә, аның “качкын хөкүмәт” әгъзаларын да белмиләр, ишеткәннәре дә юк. Ә тормыш итәр өчен, татар-мөселман булып калыр өчен, үз көннәрен үзләре күрергә тырышалар. Дәүләт кануннарына да каршы килмиләр, традицион мөселман әхлагын да үз итәләр, хәлдән килгәнчә, зыялы нәсел вәкиле Илдус Әмирхан сурәтләгән мәхәллә системасын торгызып яталар.