Оренбурда алтын медальле фермер яши

Хөсәен Хәсәнов

Алабайтал исемле татар авылының “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов яшелчә белән Оренбур төбәгенең күп районнарынтәэмин итә. Быел төбәкнең иң яхшы фермеры җирләрендә 20 төрле яшелчә өлгерде.
Колхозда агроном булып эшләүче Хөсәен Хәсәнов ун ел элек арендага җир ала. Яшелчәләр бригадасы белән шул җирдә кыяр, помидор, суган, кишер, чөгендер, баклажан, кавын, карбыз үстерә башлый. Бу вакыйга Алабайтал авылында да үзгәрешләр китереп чыгара. Иң беренче яңалык – урамда исерекләр кими. Эчкечеләр һәм алдакчылар – Хөсәен аганың иң зур дошманы.

Кыскасы, шешә белән дус кеше Хөсәендә эшли алмый. Колхоз таралгач, килеп туган эшсезлек проблемасын Алабайтал, гомумән, сизми дә калган бугай. Аларның бөтен борчу-мәшәкатьләрен авылдашлары Хөсәен үз өстенә алган. Соңгы елларда бәрәңге утырту-алуның да нәрсә икәнен онытканнар.

Хәсән Хөсәеновның 2 ел элек Мәскәү күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булган суганнары гына да 3 төрле. Элеге елны яшелчәләрнең саны 20-гә җитә.

Хөсәен Хәсәновның туган авылына кылган игелекле гамәлләре бихисап. Берсе – җәяүлеләр, икенчесе – транспорт белән чыгу өчен елга аша ике күпер салдырган, ябылу алдында торган клуб һәм медпункт биналарын төзекләндергән, мәчеткә манара куйдырган, читтән махсус дини белемле хәзрәт китерткән, аңа йорт алып ремонтлаткан һәм хезмәт хакын да үзе түләп тора, зират тирәсен кыршаулаткан.

Хөкүмәтнең соңгы елларда Алабайтал авылында 1 квадрат метр да юл салганы яки төзәттергәне юк. Монысы да Хөсәен ага һәм икенче фермер Зәйнулла Курамшин җилкәсендә.
Хөсәен Хәсәнов төзәттергән мәчет


Авыл чисталыгы белән дә авылдашына рәхмәтле. Элек Алабайтал халкы да тиресен теләсә кая: күл, елга буена, чокыр-чакырга түккән. Хөсәен ага исә авылдашларын яңа тәртипкә өйрәткән. Терлек астыннан чыккын тиресне Алабайтал халкы көн саен махсус урынга китерә. Булачак ашламаны кабул итәргә Хөсәен ага кордашы Сәгыйтьне куйган. Каравылчы тирес арасына чүп-чар кермәсен дип күзәтеп, карап тора – анысын түгәргә аерым урыны бар. Китергән тиресне үлчәп алу да Сәгыйть абый өстендә, ялгышырга ярамый – аның күләменә карап көзен халыкка яшелчә белән түләячәкләр бит.

Шаккатып сокландыра торган эшләр тагын да бар әле: “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы”ның идарәсе йортына. Бу яшь белгечне Хөсәен ага Оренбур дәүләт аграр университетына барып, факультетның деканы белән киңәшеп, үзе сайлап ала. Эшкә кайткан җиренә аңа суы, газы, канализациясе кергән менә дигән йорт салып куя. “Әле тагын әйбәт агроном да кирәк, андый кеше табылса, аңа да йорт җиткереп бирәчәкмен”, ди хуҗа.

Менә шундый тырыш, эш яратучан, авылның киләчәге турында уйлаучы, туган җиренә үзе хуҗа булган, газиз җирендә тир түгеп яшәүче милләттәшләребез Татарстаннан читтә гомер итә.

Авылга 1752 елны Казан татарлары нигез сала. Алабайтал Оренбурдан 112 чакрым тирәсе ераклыкта, Җаек елгасы буенда урнашкан. Пугачёв исеме белән бәйле һәр атаманы юк итү өчен барысын да эшләгән Екатерина II-нең генә тырышлыгы юкка булган – хәтер, патшабикә фәрманнарын бар дип тә белмичә, күңел төплегеннән барыбер “Җаек” сүзен тартып чыгара. Анысы 500 тирәсе булган авыл халкына – якынрак, кадерлерәк .

Риваятьләргә караганда, ике туган – Хәсән белән Әхсән атка атланып елга аша чыкканда, берсенең аты бата. Аты байтал булган. Шушы урынга авыл салганнар һәм аңа “Алабайтал” дип исем кушканнар.

Замандашларның да туган туфракка баскан эзләре суынмый, моңа халык ирек бирми. “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов кебек адымы ныклы, рухы көчле булган милләттәшләребез яшәгәндә җирдә муллык исе була.