Казанда төрек консуллыгы башлыгы Әхмәт Әргин үз вазифаларын тәмамлады.
Әлеге эшкә ул 2007 елда билгеләнгән иде. Аңа кадәр Әргин Төркиянең Русиядәге илчелегендә беренче сәркатиб булып хезмәт итте.
Казанга билгеләнгәч Әргин, Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләрен яхшырту өлкәсендә эшләде, Татарстан башкаласына Төркия президенты Габдулла Гүлнең сәфәрен оештыруда актив катнашты.
Казаннан китү уңаеннан пәнҗешәмбе Әргин Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Әлеге очрашудан соң төрек консулы журналистларга “Казаннан китү минем өчен бик авыр. Русиядә 6 ел эшләү дәверенең 2 елын биредә үткәрдем. Бу вакыт эчендә Казан миңа икенче өем булды. Бүген үземне туган өемнән киткән кебек хис итәм”, дип белдерде.
Әхмәт Әргин сүзләренчә, аның урынына Мәскәүдәге төрек илчелегеннән тәҗрибәле кеше билгеләнәчәк. “Ул шулай ук Татарстанны бик ярата. Чит илдә уңышлы эшләүнең сере - аны ярату. Мин Казанда башкарган һәр эшемне теләп һәм яратып башкара идем”, диде Әргин президент белән очрашуда.