Иранда яңа мәдәни инкыйлаб өрәге

Тәһран университетында шигый мөселманнар җомга намазында

Аятулла Али Хөмәнеиның соңгы белдерүе Иранда яңа мәдәни инкыйлаб башлана, дигән борчулар уятты. Күзәтүчеләр бүгенге вазгыятьне 30 ел элек булган вакыйгалар белән чагыштыра.
Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хөмәнеи якшәмбе профессорлар һәм басиҗи студентлары белән очрашуы вакытында “социаль фәннәр материализмга һәм ислам тәгълиматларына ышанмауны күз алдында тоткан фәлсәфәгә нигезләнгән” дигән сүзләр әйтте.

Аятулла Али Хөмәнеи
Хөмәнеи сүзләренчә, мондый фәннәрне өйрәнү студентларда дини кыйммәтләргә карата шик һәм икеләнү хисләре тудырырга мөмкин.

Иранда 3,5 миллион студентның ике миллионы социаль фәннәр өйрәнә. Хөмәнеи моңа борчылу белдерде һәм хөкүмәтне, Югары инкыйлаб шурасын бу мәсьәләгә бик җитди карарга чакырды.

– Шушы социаль фәннәр кысалараныда без күпме ислами тикшеренүләр үткәрдек? – дип сорады Хөмәнеи. – Социология, психология, идарә фәнен укыткан профессорларның ничәсе ислам тәгълиматларына ышана?


Университетларны исламлаштыру

Өч атнадан Иранның югары уку йортларында яңа уку елы башлана. Кайбер күзәтүчеләр аятулланың бу кисәтүен университетларга һәм мәдәният учакларына каршы яңа кампания башы дип кабул итте.

1979 ел протест чаралары
30 ел элек, ислам инкыйлабыннан соң бер ел чамасы үтүгә, Иранда мәдәни инкыйлаб башланды. Ул кампаниянең максаты – университетларны Көнбатыш йогынтысыннан арындырып, ислам тәгълиматы юлына бастыру иде.

700 чамасы профессор эшеннән куылды, университетларны исламлаштыру башланды. Яңа дини дәресләр, дини китаплар кертелде. Уку йортларында ислам инкыйлабын ихтирам иткән студентлар гына калдырылды.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Иранда яңа мәдәни инкыйлаб башланырга тора. Күптән түгел мәгариф министры Мөхәммәт Мәһди Заһиди да университетларны “исламлаштыру” көн тәртибендә, дип беллдерде.


“Солтанчылык” теориясе

Асылда, социаль фәннәргә һөҗүм Хөмәнеи белдерүенә кадәр үк башланган иде. Реформачыл карашта торган берничә галим сайлаудан соң урам җыеннары оештыруда гаепләнеп кулга алынды.

Тәһран университетында имтиханга әзерләнү
Шуларның берсе, Сәет Һаҗарян, үзенең “ялгыш юлдан” китүен танырга мәҗбүр булды. Сәет әфәнде үзенең хезмәтләрендә Көнбатыш теорияләрен Иранга карата кулланган булган. Шул исәптән, танылган алман социологы Макс Веберның “солтанчылык” теориясен.

Вебер “солтанчылык” сүзе белән яшәешнең һәр тармагын контрол иткән авторитар хөкүмәтне сурәтләгән.

Һаҗарянның гаиләсе әйтүенә караганда, Сәет әфәнде гарип кеше, аңа төрмәдә басым ясаганнар.


Диндарлык – күндәмлекме?

Иран рәсмиләренең социаль фәннәргә кинәт арткан игътибарын күзәтүчеләр соңгы “урам җыеннары” белән аңлата.

Иран студентлары протест белдерә
Тәһранда инглиз әдәбиятын өйрәнүче бер студент радиобызның фарсы бүлегенә сөйләвенчә, социаль фәннәр студентларның “күзен ача”, тормышны үзгәртү теләген көчәйтә. Рәсмиләргә исә артык сораулар куймаган күндәм шәкертләр кирәк.

Аятулла Али Хөмәнеи университетларда “рухи мохит” булдырырга чакыра. Студентлар диндаррак булган саен, аларның “яман” гамәлләре дә азрак булачак, ди ул.

Танылган реформачыл рухани Хәсән Йосыф Эшкуари моны кадими җитәкечеләрнең сәясәте көрчеккә терәлүе дип атый.

– Хөмәнеи тәкъдимен кабул итсәк, безгә фәннәрнең 80% туктатырга, социаль фәннәрнең төрле тармакларын укыткан университетларны ябарга туры киләчәк, – ди ул.

Эшкуари фикеренчә, Иранда яңа мәдәни инкыйлаб башланса, бу илнең үзенә дә, дингә дә зур зыян китерәчәк. Иран янә караңгы чорга кереп батачак.